Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2012 елда пенсия нинди булачак?

Бүген пенсионерларның күбесен пенсияләрнең күпмегә артуы кызыксындыра. Бу сорауны без РФ Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсаковага бирдек: - Сүземне 2011 елның кайбер нәтиҗәләреннән башлыйм. Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне тулысынча һәм срогында түләде. Хезмәт пенсияләре 2011 елның 1 февраленнән 8,8 процентка индексацияләнде. 2011 елның 1 апреленнән социаль...

Бүген пенсионерларның күбесен пенсияләрнең күпмегә артуы кызыксындыра. Бу сорауны без РФ Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсаковага бирдек:

- Сүземне 2011 елның кайбер нәтиҗәләреннән башлыйм. Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне тулысынча һәм срогында түләде. Хезмәт пенсияләре 2011 елның 1 февраленнән 8,8 процентка индексацияләнде. 2011 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр - 10,27 процентка, ЕДВлар 6 процентка артты.
Кайбер хезмәтләр хәзер электрон формада күрсәтелә. Интернет аша дәүләтнең пенсияләрне өстәп финанславы программасына керергә, ПФРдан шәхси исәп-хисап счетының күчермәсен алырга була. 2012 елның июленнән хезмәт күрсәтү исемлеге тагын да киңәячәк. Мәсәлән, ана капиталы буенча сертификат алу өчен гариза бирү мөмкинлеге биреләчәк.
Картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдән - 7 процентка, 1 апрельдән - 2,4 процентка. (Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан алып хезмәт пенсияләре тулысынча индексацияләнәчәк).
Социаль пенсияләр, дәүләт пенсияләре (Бөек Ватан сугышында катнашучылар, техноген һәм радиация һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары) бер тапкыр, ягъни 1 апрельдән 14,1 процентка артачак.
Шундый индексацияләү нәтиҗәсендә агымдагы елда РФдә хезмәт пенсиясенең уртача еллык күләме - 9284 сум, ә социаль пенсия 5771 сум булачак. Хәзерге вакытта Россия пенсия системасын үзгәртеп коруның озак вакытлы концепциясе эшләнә. Нәтиҗәдә ул дөнья стандартларына туры килеп, хезмәт пенсиясе хезмәт хакының 40 процентыннан да ким булмаган дәрәҗәгә җиткереләчәк.
Болардан тыш, ташламасы булмаган түләүчеләрнең иминият взнослары тарифлары 512 мең сум еллык хезмәт хакы һәм аңа 10 процент өстәлгән күләм чикләрендә 26дан 22 процентка киметеләчәк.
2012 елда дәүләтнең пенсияләрне өстәп финанславы программасында катнашучылар пенсиясе элеккегечә 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр булачак. ПФР бюджетында бу максат өчен 7,5 миллиард сум салынган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X