Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

20 сорау тикшерелде

Яшел Үзән муниципаль район Советының Горький исемендәге мәдәният сараенда 13 июньдә узган XXXI сессиясендә депутатлар бер утыруда көн кадагында торган 20 мәсьәлә тикшерде һәм тикшерелгән сораулар буенча тиешле карарлар кабул итте. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская чыгышы - сессиягә тикшерүгә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе иде. Узган елда...

Яшел Үзән муниципаль район Советының Горький исемендәге мәдәният сараенда 13 июньдә узган XXXI сессиясендә депутатлар бер утыруда көн кадагында торган 20 мәсьәлә тикшерде һәм тикшерелгән сораулар буенча тиешле карарлар кабул итте.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская чыгышы - сессиягә тикшерүгә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе иде. Узган елда кеше хокуклары буенча вәкилгә 2458 мөрәҗәгать кергән, шуның 114е - Яшел Үзән муниципаль район территориясендә яшәүчеләрдән. Дәүләт, хөкүмәтнең җаваплы хезмәт коридорларында йөреп, арып-талчыгып беткәч, халык Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкилгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Ятимә Светлана Камаева да, үзенә тиешле фатирны юллап, кая гына мөрәҗәгать итми. Кеше хокукларын яклау буенча вәкил ярдәме белән фатирлы булу бәхетенә ирешә ятимә кыз. Икенче ятимә Мария Шуршева да шул ук юлны таптый. ЗМР башлыгы карары белән аңа апрельдә бер бүлмәле фатир бирелә. Мондый очраклар, докладтан мәгълүм булганча, бик күп. Вәкилгә кемнәр генә мөрәҗәгать итми. Васильевода яшәүче Бөек Ватан сугышының 91 яшьлек тол хатыны Вера Сергеевнага, яшәгән өе бик иске булса да, торак шартларын яхшыртуга чиратка басарга рөхсәт бирелми. Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәме белән инвалид оныгы һәм 70 яшьлек кызы белән яшәгән әлеге тол хатынны чиратка куялар куюын, әмма ул, яңа фатирга күчү бәхетенә ирешә алмыйча, вафат була. ЗМРда авария хәлендәге йортта яшәгән 30 гаилә былтыр тораклы булган.
Кеше хокуклары буенча вәкилгә тормыш-яшәешнең бөтен тармакларына кагылышлы сораулар белән килә кеше. Һәм бу хезмәт, коммуналь тармакта бәяләрнең күтәрелүен дә, ОДНны да, җир, фатир мәсьәләләре буенча бирелгән сорау-шикаятьләрне дә тикшереп, халыкка дөреслекне табарга ярдәм итә.
Сәламәтлек саклауга кагылышлы сораулар да аз түгел. Яшел Үзән сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенә бәя түбән: медицина ярдәменең сыйфатсыз күрсәтелүенә шикаять керә. Табиб хатасы аркасында авыру кешенең гомере өзелергә мөмкин. Теш табибының битарафлыгы аркасында Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек ир-атның гомере вакытсыз өзелүе турында безнең һәркайсыбыз хәбәрдар. 2012 ел нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы рейтингында Яшел Үзән муниципаль районы республикада бары тик 37-38нче урыннарны били. Туберкулездан, йөрәк-кан юллары авыруларыннан эшкә сәләтле кешеләрнең үлүе кызганыч.
Кеше хокуклары буенча вәкил инвалидлар проблемаларын хәл итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. Шәһәрдә һәм районда 14805 инвалид һәм 474 инвалид бала яшәвен исәпкә алсак, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә зур игътибар булырга тиеш. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы инвалидларга ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән иде һәм ул меңләгән инвалид яшәгән Яшел Үзән өчен аеруча мөһим.
Производствода имгәнүләрне дә читләтеп үтми вәкил. 2012 елда республикада 111 кеше һәлак булган. Яшел Үзәндә 12 кеше имгәнгән, 2се һәлак булган (Яңа Турада). Әлбәттә, урындагы җитәкчеләр халык мөрәҗәгатьләренә, шикаять-сорауларга игътибарлы булса, кеше хокуклары буенча вәкилгә дә мөрәҗәгать итүчеләр кимер иде.
Депутатлар шулай ук муниципаль районның 2012 елдагы бюджет үтәлешен, «ЗМРның контроль-счет палатасы» муниципаль учреждениесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге эшчәнлеген, «Сәламәтлек» һәм «Мәгариф» өстенлекле милли проектларның үтәлешен, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген дә тикшерде.
Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, шәһәрнең Мактаулы гражданнары катнашты.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X