Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

17 мартта татар гимназиясендә

Һәр язны көрәшче яшьләр атлыгып көтеп тора. Һәр язда алар өчен Яшел Үзән муниципаль район башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына дәрәҗәле ярыш оештырыла. Быел ул унбишенче тапкыр уздырылып, үзенең кечкенә генә тарихын баета һәм яшь батырларга чираттагы тапкыр көч сынашырга мөмкинлек бирә. Әлфия Зыякаева Бу районара турнирда якын-тирәдәге районнар...

Һәр язны көрәшче яшьләр атлыгып көтеп тора. Һәр язда алар өчен Яшел Үзән муниципаль район башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына дәрәҗәле ярыш оештырыла. Быел ул унбишенче тапкыр уздырылып, үзенең кечкенә генә тарихын баета һәм яшь батырларга чираттагы тапкыр көч сынашырга мөмкинлек бирә.

Әлфия Зыякаева

Бу районара турнирда якын-тирәдәге районнар һәм Казан спортчылары да яратып катнаша. Чөнки алар бу бәйгенең үзләренә республика күләмендәге ярышлар алдыннан көчне сынап карау мөмкинлеге бирүен яхшы белә. Үзебезнекеләр дә аңа, кыш буе көч туплап, уңышка ирешәчәгенә ышанып килә. Үз өеңдә стеналар да ярдәм итә дип әйтәләр әйтүен, әмма көрәшә белмәсәң, әзерлекле булмасаң, уңышка ирешеп булмый. Яшьләрне милли татар-башкорт көрәшенә җәлеп итү, республика дәрәҗәсендә көрәшерлек спортчылар әзерләү максатыннан, көрәш түгәрәкләре, беренчеләрдән булып, Чапаев урамындагы спорт үзәгендә җитәкчесе М. Җамалиев инициативасы белән ачылган иде. Тора-бара авылларда аның филиаллары да ачылды, элеккеге батыр көрәшчеләр составыннан тренерлар тупланды. Бүген көрәшчеләр балалар һәм яшүсмерләр көрәш мәктәбендә (директоры И.Хәйруллов) шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, дистә ел эчендә шактый гына спортчы әзерләнеп, алар Яшел Үзән данын республикага да җиткерде.
Быел әлеге көрәш 5нче татар гимназиясе спорт залында 17 мартта була.
Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев