Яшел Үзән

250 тег белән яңалыклар

  • 22 август 2013 - 12:41
    Ана капиталы артыр сыман
    Ана капиталын дәүләт ике, өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан аналарга, һәр бала туганнан соң бирер сыман. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасы депутатлары тикшерергә җыена. Хәзерге вакытта ана капиталы бары бер мәртәбә, ике яисә өч бала тапканнан соң бирелә. Ул 2016 елга кадәр биреләчәк дип хәбәр салганнар иде моңа...
  • 22 август 2013 - 11:43
    «Сине аңлаучы булу – ярты бәхет»
    Сорау бирдем агымсуга: «Бәхет ул нинди була?» Белсәм, каршы чыгар идем, Чәчәк тотып кулыма. Минем дә бит бардыр хакым Бик бәхетле булырга. Тәңребез кешеләрне пар яраткан. Табигатьтәге бар тере җанга, хәтта үсемлекләргә дә пар кирәк, сырганак тә бит парсыз үссә җимеш бирми. Язмышлар гына мәрхәмәтсез. Ул бер-берсен өзелеп сөйгәннәрне аерып,...
  • 22 август 2013 - 04:56
    Әҗәлен монда тапкан
    15 августта Горький исемендәге заводта кеше үлеменә китергән фаҗига чыккан. Катер корпусын җыюда 4 кешедән торган бригада газ белән эретеп ябыштыру эшен башкарганда очраклы рәвештә тактага ут капкан. Алар аны беркемгә дә әйтеп тормыйча үзләре сүндермәкче булып, тактаны форпик люгы аша чыгарган вакытта очкын бер эшченең киеменә эләгеп янып киткән....
  • 21 август 2013 - 10:04
    Күкнең чиксез биеклегенә соклан, әни!
    Чулпан йолдызы кебек булган икән уллары Гөлсинә ханымга. Алҗыткан караңгы төн пәрдәсен ерып ямь биргән таң йолдызы кебек. Иреннән аерылгач, караңгыланган дөньясын ачып җибәрүчеләре шул кадерле малайлары - Шамил белән Камил булган икән аның. Балакайларының гомерләре генә, таң йолдызы кебек, бик кыска булды шул... Улларын туйганчы күрә дә алмыйча калган...
  • 20 август 2013 - 12:20
    РФ Президенты «Дагестан» ракета кораблен карады
    Бакуда дуслык визиты барышында Россия Президенты Владимир Путин һәм Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Россия Каспий флотилиясенең «Дагестан» ракета корабле бортында булды. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында төзелгән «Дагестан» ракета корабле «Калибр-НК» универсаль ракета комплексы белән җиһазландырылган Россия Хәрби-Диңгез флотының беренче корабле булып исәпләнә. Россия Президенты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, корабль...
  • 1 июль 2013 - 12:01
    399 мөрәҗәгать
    Узган атнада муниципалитетның «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арткан. «Халык контроле», «Интернет приемная», «Кайнар линия» аша барысы 399 мөрәҗәгать кергән. Кайнар су булмау - иң кайнар проблема бүгенге көндә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең зур күпчелеге шәһәрдә кайнар су булмауга зарлана: якынча 30 мең кеше кайнар су юклыктан интегә. Торак-коммуналь хезмәтләр...
  • 14 июнь 2013 - 11:39
    Бурычлы көн күрмәс
    Шушы көннәрдә шәһәр судында кеше гомеренә кул салырга теләгән Артур Сабиров (исем-фамилиясе үзгәртелгән) эше каралды. Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Л.Хәйруллин хәбәр итүенчә, Загородная урамындагы элеккеге ЮХИДИ посты янында «Мицубиси Лансер» автомобилен йөртүче А.Сабиров белән тагын бер ир арасында ызгыш чыга. Ир Сабировтан 120 мең сум бурычын кире кайтаруын сорый. Әмма...
  • 14 июнь 2013 - 10:54
    Ике кеше гомере өчен – 17 ел колония
    ТР Югары суды былтыр июнь аенда ике кеше үтергән Карамалы Тауда яшәүче 36 яшьлек Михаил Казаковка хөкем карары чыгарды. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, 2012 елның 1 июнь төнендә Васильевоның «Октябрьнең 60 еллыгы» бакчачылык җәмгыяте янында атып үтерелгән 25 һәм 28 яшьлек ике егет гәүдәсе табыла....
  • 14 июнь 2013 - 09:19
    Яшел Үзән медицинасының тарихы тирән
    Яшел Үзәннең халык иҗаты һәм этнографиясе музеенда үзәк район дәваханәсе оешуга быел 80 ел тулу уңаеннан яңа экспозиция ачылып, ул үзе янына бик күп кешене җыйды. Әлеге үзенчәлекле күргәзмәдә 1913 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр булган бөтен вакыйгалар, медицина хезмәткәрләренең фоторәсемнәре һәм хәтта төрле елларда кулланылган инструментлар урын алган. Яңа...
  • 14 июнь 2013 - 07:41
    Ак сөлгеләр уйнады көрәшчеләр билендә
    Элек-электән Сабан туен хезмәт бәйрәме дип йөртәләр. Без үскән вакытларда яз килеп җитүгә, колхозның һәрбер бригадасы, үзенең эшкә әзерлеген күрсәтеп, авылыбызның урта мәчете янына җыела иде. Сабан, тырма, ат сбруйларының да исәбен алып, тулысынча эшкә әзер булган бригадага шунда ук бүләкләр тапшыралар иде. Сабан туен үткәрү мәсьәләсе чишелеп, әни-әбиләрдән бүләкләр...
  • 14 июнь 2013 - 06:15
    Руль артына – аек килеш кенә
    2013 елның 15-16 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге ЮХИДИ шәһәр һәм район юлларында исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән рейд үткәрә. Бу эш бездә генә түгел, якын-тирәдәге районнарда да барачак. Дәүләт автоинспекциясе, әлеге чараны аңлап, рульгә утырган эчкечеләрне һәм наркоманнарны ачыкларга ярдәм итүегезне үтенә. Исегезгә төшерәбез: исерек...
  • 14 июнь 2013 - 05:59
    Нибары 11 млн сум кирәк
    Васильево бистәсендә йогышлы авырулар дәваханәсен төзеп бетерү өчен 11 миллион сум акча кирәк. Йогышлы авырулар дәваханәсе төзелешендә 9 миллион сумлык эш башкарылган. Төзелешне тәмамлау акча булмау аркасында әлегә тоткарланып тора. Ошбу дәваханә бөтен районга хезмәт итәргә тиешле.
  • 14 июнь 2013 - 05:05
    Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге гражданнарны кабул итә
    2013 елның 19 июнендә 10нан 12 сәгатькә кадәр Россия МВДсының Яшел Үзән бүлегендә (Яшел Үзән шәһәре, Заикин урамы, 1нче йорт) Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе җитәкчелеге хокук тәртибен саклау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны кабул итә. Бүлек секретариатында алдан язылып...
  • 14 июнь 2013 - 04:38
    Универсиада уты безгә дә киләчәк
    4 июльдә Яшел Үзәнгә Универсиада уты килеп җитәчәк. Утыз яшел үзәнле - җитәкчеләр, спортчылар, спорт ветераннары һәм югары уку йортлары студентлары факел йөртүчеләр рәтендә булачак. Алар арасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин, чаңгы узышлары буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Андрей Ларьков, «Зеленодольск» футбол клубы уенчылары Эдик Гатауллин, Тимур...
  • 5 июнь 2013 - 12:01
    Зиратыбызга тел-теш тидерерлек түгел
    Үткәнгә мылтыктан атсаң, киләчәктән туптан атарлар дигән бик үткен әйтем бар. Моны зиратларда йөргәндә аеруча тирән аңлыйсың. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Каберләрне зиярат итегез, чөнки каберләрне күреп тору үлемне хәтерләтер», - дигән. Зиратның мәгънәсе дә күрешүне аңлата. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белер?! Үткәннәрне...
Реклама