Яшел Үзән

Суган клярында балык бик сусыл һәм тәмле була

Кирәк була: -балык филесы – 400 гр -йомырка – 1 данә -суган – 1 баш -он – 2 аш кашыгы -майонез – 2 аш кашыгы -тоз, борыч - тәменчә

Әзерлибез:
1. Балыкны тозларга.
2. Кляр: суганны блендер белән яки угыч аша вакларга. Аннары күкәй, майонез, он, борыч кушып, яхшылап болгатырга.
3. Балык кисәкләрен клярга салып 5-10 минут тотарга.
Табаны кыздырып, кисәкләрне ике яклап та үсемлек маенда акрын утта һәм капкачын ябып, кыздырырга.
Исеннән үк авыз суларыгыз киләчәк, тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: