Яшел Үзән

Бигрәк тәмле җиләге, ә кайнатмасы тагын да ...

Эх, җиләкле җәйләрнең... Күптән көтеп алынган чор – тәмледән-тәмле табигать нигъмәте - җиләкләр өлгергән вакыт җитте. Һәм иренмәгән һәркем аларны ашап кына калмыйча, кышка да авыз итәрлек әзерләп куярга тырыша. Чөнки алар тәмле генә түгел, файдалы да булуын гомер-гомергә белгәннәр.

ҖИР ҖИЛӘГЕ һәм «ВИКТОРИЯ» 
(клубника)

Җир җиләген борынгылар юкка гына югары бәяләмәгән. Бик тәмле булуы өстенә, организмга да бик күп файдасы бар. Микро һәм макро элементлар, витаминнар озын салкын кыштан соң организм­ны тернәкләндереп, кабат көзгә әзерләнергә ярдәм итә. уртача зурлыктагы 5 җиләктә С витаминының тәүлеклек күләме бар.  
Әлеге культураның йомшагында организмда яңа нерв күзәнәкләре барлыкка китерүдә бик тә кирәкле  В,В1, В2, В6, В9, зарарланган тукымаларны терелтергә, азканлылыкны, көзән җыеруларны һәм буын сызлауларын  булдырмаска ярдәм итүче Е, РР витаминнары бар. Болардан тыш, җир җиләге калий, йод, магний, тимер, бакыр һәм башка әһәмиятле элементларга да бай. Аңарда табигый шикәр 9%ка кадәр җитә. Җир җиләгендә хин, алма, салицил, фосфор, лимон органик кислоталары, пектин, каротин, флаваноидлар, антоцианнар, эфир майлары бар. Җиләкләр өлгергәннән соң гликоль, шиким һәм гәрәбә кислоталарына байый. Файдалы сыйфатлары өчен аны кулинариядә генә түгел, косметологиядә дә киң кулланалар.     
Җир җиләге төрле хроник авыруларны дәвалауда да нәтиҗәле чара булып тора (неврологик проблемалар, йөрәк, бавыр, простата рагына каршы көрәшкәндә) һәм ул, шулай ук, холестеринны да киметә. Җиләк эч авыртуын баса, диарея вакытында ярдәм итә. Чәй итеп төнәткән яфрагы һәм тамыры подаг­радан булыша. 

Кайнатма
1 кг җиләккә 600 гр шикәр комы һәм 250 мл су кирәк булачак. 
Әлеге рецептта җиләкләрне болгатмаганлыктан, аларны варенье кайнатылачак савытка салыгыз. Эреләрен дүрткә бүлсәгез дә ярый, кем ничек тели.
Ширбәтне аерым әзерлибез: суга шикәрне салып, эреп беткәнче акрын утта болгата-болгата  кайнатабыз. Ширбәтне җиләкләр өстенә кушабыз һәм болгатмыйбыз! Җиләкләр бер-бер торырга тиеш. Савытны томалап, 2 сәгатькә суынырга калдырабыз. Аннары кабат уртача утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Җиләкләрне кашык белән түгел, ә савытны селкетеп кенә болгатабыз. Күбеген җыябыз. Кайнап чыкканнан соң 5 минуттан уттан алабыз.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: