Яшел Үзән

Айгөл Бариевадан бәрәңге пәрәмәче

Дучмак, бәрәңге пәрәмәче, шәңге, кәкәш....Төрле якта төрлечә диләр моны

Камыр ясау өчен :1 стакан җылы сөт 
1 йомырка сарысы 
1 аш кашыгы майонез 
10 аш кашыгы көнбагыш мае 
Тәменчә тоз алабыз. 

Эчлек өчен бәрәңге боламыгы, аңа шулай ук кыздырылган суган салсаң. тагын да шәп булачак. 
Ясалган камырдан шарчыклар ясыйбыз, һәм аларны уклау ярдәмендә җәябез. Камыр уртасына бәрәңге пюресы салабыз, һәм бераз гына чеметеп алырга кирәк. Кырыйларын йомырка сарысы белән сылап чыгабыз да, 180 градуска кадәр җылытылган мичкә 40 минутка куеп алабыз.👌 
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар. Безне дә кунакка чакырыгыз 🙏🏻 
https://www.instagram.com/p/BxfMhAQIFJb/ рецепты буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: