Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Беренче кар» салаты

Әлеге матур, яңа ел салатын ясау өчен җитез куллар һәм күтәренке кәеф кирәк булачак. Шулчакта гына ризыгыгыз тәмле килеп чыгар. Моның өчен түбәндәге продуктларны әзерләп куйыйк әле. 1-2 пешкән бәрәңге, 1 банка тозлы гөмбә, 2-3 пешкән йомырка, 200 г пешкән тавык ите, каты сыр, 1 суган, көнбагыш мае, майонез. Салатны...

Әлеге матур, яңа ел салатын ясау өчен җитез куллар һәм күтәренке кәеф кирәк булачак. Шулчакта гына ризыгыгыз тәмле килеп чыгар. Моның өчен түбәндәге продуктларны әзерләп куйыйк әле.
1-2 пешкән бәрәңге, 1 банка тозлы гөмбә, 2-3 пешкән йомырка, 200 г пешкән тавык ите, каты сыр, 1 суган, көнбагыш мае, майонез.
Салатны зур, киң тәлинкәгә катламлап җәябез. Иң әүвәл, туралган тозлы гөмбә салабыз, өстенә азрак майонез сылыйбыз. Икенче катламга кыздырылган суган җәябез. Суган өстенә эре угычтан уылган бәрәңге, аңа исә майонез сыларга онытмыйбыз. Киләсе кат - вак шакмаклап туралган тавык ите булыр, монда тавык урынына башка төрле ит тә кулланырга ярый. Ит өстенә уртача угычтан уылган йомырка җәеп, майонез сөртәбез. Иң соңгы катлам булып, вак угычтан уылган сыр салабыз. Сырны жәлләргә кирәкмәс, ул беренче яуган карны хәтерләтергә тиеш.
Бизәр өчен петрушка кулланырга була. Ул исә чыршы ботагына, ә гранат җимешләрен тезсәгез, чыршы уенчыкларына охшап калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X