Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яшел Үзәндә эшче кадрларга кытлык зур

Яшел Үзән ПАТПсы көн саен 38600 пассажирга хезмәт күрсәтә, шуларның 2500енең ташламасы бар. Автобусларның гомуми саны 101 берәмлек тәшкил итә. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә «ЗПАТП» ширкәте җитәкчесе Тәлгать Лотфуллин сөйләп узды. Шушы ширкәт предприятиеләре шәһәр эчендә - 6, шәһәр яны -...

Яшел Үзән ПАТПсы көн саен 38600 пассажирга хезмәт күрсәтә, шуларның 2500енең ташламасы бар. Автобусларның гомуми саны 101 берәмлек тәшкил итә. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль районы предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә «ЗПАТП» ширкәте җитәкчесе Тәлгать Лотфуллин сөйләп узды.

Шушы ширкәт предприятиеләре шәһәр эчендә - 6, шәһәр яны - 5, шәһәрара - 2 һәм 20 мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинетының «ЕМСПБ (30 йөрүгә генә исәпләнгән талоннар) бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында»гы карары юкка чыгарылгач, «ЗПАТП» ширкәтенә кергән предприятиеләр белән «Транспорт картасы» ширкәте арасында, Яшел Үзән муниципаль районында маршрут транспортында йөрүгә электрон карта кертүнең автоматлаштырылган системасына күчү буенча килешү төзелгән. Җиһазлар кайтару һәм электрон карта кертү 2012 елның мартына исәпләнгән. Мондый карта эшли башлаганчы кәгазь формасындагы ЕМСПБлар әле гамәлдә булачак.
Яшел Үзәндә эшче кадрлар әзерләү проблемасына Яшел Үзән машина төзү һәм информацион технологияләр институты (КАИ филиалы) директоры Хәния Кадыйрова тукталды. Анализлар күрсәтүенчә, 2012 - 2016 елларда 5483 эшче кадр таләп ителәчәк. Предприятиеләргә хәзерге вакытта 244 эшче һөнәре буенча белгеч кирәк. Иң күп таләп ителгән һөнәрләрдән: ярым автомат машиналарда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, металл корпус җыючылар, сатучылар, судно төзүче слесарьлар. Мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 1637 кеше исәптә тора. Шуларның 58 проценты элек эшче булып эшләгән. Ә Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә 680 вакансия булып, шуларның 655е эшче һөнәре буенча. Моның арифметикасы бик гади булса да, эшсезләрне эшкә урнаштыруда каршылыклар күп. Әйтик, квалификация булмау, яшәү урыныннан транспорт ераклыгы һәм башкалар. Шулай итеп, Яшел Үзән предприятиеләрендә эшче кадрларга кытлык тенденциясе дәвам итә. Нәтиҗәдә зур предприятиеләрнең үзләренә, мәшгульлек үзәгенә эшче кадрлар әзерләргә туры килә. Мәсәлән, Горький исемендәге заводның кадрлар әзерләү буенча лицензиясе бар. Армиядә хезмәт итеп кайтучыларны һәм ЗСТ яисә ЗМК дипломнары булучыларны эшкә чакыра. 25нче һөнәри лицей базасында эшчеләрнең квалификациясе күтәрелә. «ПОЗИС» предприятиесе Волжскиның 15нче һөнәри училищесы белән килешү төзегән. Хәзерге вакытта 107нче һөнәри училищеда профиль булмаган эшче һөнәрләр (пешекче, маляр, сатучы, балта остасы), ә Яшел Үзән машина төзү һәм информацион технологияләр институты базасында профиль һөнәрләр (эретеп ябыштыручы-универсал, судно төзүче-ремонтлаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик) буенча кадрлар әзерләнә. Яшел Үзәндә һөнәри белем бирү системасының потенциалы зур булса да, хәл ителмәгән проблемалар бик күп. Чыгыш ясаучы аны хәл итүнең юлларын да аерып күрсәтте. Әйтик, остазлык институтларын торгызу, яшьләрне шәһәрдә калдыру юлларын эзләү, эшче кадрлар әзерләүне республикадан финанслауга ирешү (1 эшчене әзерләү дәүләт өчен 40 мең сумга төшә), эшче һөнәрен популярлаштыру һәм башкалар. Шәһәрдә масштаблы чаралар уздыру планлаштырыла. Аның кысасында вакансияләр ярминкәсе, мастер-класслар, конкурслар узачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250