Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яшел Үзән тамашачысы ТР дәүләт җыр һәм бию ансамблен алкышларга күмде

Яшел Үзәннең "Родина" музыкаль театрында "Овация" мәдәни үзәге чакыруы буенча Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Һәр әгъзасы чын талант булган мондый ансамбльләр сирәк һәм алар татар сәнгатенең олы хәзинәсен тәшкил итә. Яшел Үзән тамашачысы мондый чын сәнгать әсәрләре белән хозурлануга сусаган халык. Шуңа күрә өч сәгатькә...

Яшел Үзәннең "Родина" музыкаль театрында "Овация" мәдәни үзәге чакыруы буенча Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Һәр әгъзасы чын талант булган мондый ансамбльләр сирәк һәм алар татар сәнгатенең олы хәзинәсен тәшкил итә.

Яшел Үзән тамашачысы мондый чын сәнгать әсәрләре белән хозурлануга сусаган халык. Шуңа күрә өч сәгатькә сузылган концерт бер сулышта үтте һәм тамашачыда, ә алар арасында Яшел Үзәндә яшәүче башка милләт вәкилләре дә бихисап иде, искиткеч матур тәэсир калдырды. Күңелләр милләтебез, татарлыгыбыз өчен горурлану хисләре белән тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев