Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Ренат Мистахов: «Завод Яшел Үзәнне дөньяга таныта»

Корабльләр төзеп таныта завод безнең каланы. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте җитештергән хәрби кораблар Каспий һәм Кара диңгездә, Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрдә - илебез чикләрен, фрегатлар Кытай диңгезендә Вьетнам иле чикләрен саклауда хезмәт итә. Шулай ук предприятие ясаган танкерларны һәм теплоходларны илебез елгаларында да күрергә мөмкин. Соңгы...

Корабльләр төзеп таныта завод безнең каланы.
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте җитештергән хәрби кораблар Каспий һәм Кара диңгездә, Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрдә - илебез чикләрен, фрегатлар Кытай диңгезендә Вьетнам иле чикләрен саклауда хезмәт итә. Шулай ук предприятие ясаган танкерларны һәм теплоходларны илебез елгаларында да күрергә мөмкин. Соңгы елларда аеруча текә күтәрелеш кичерә завод. Горурланырлык эшләре күп корабль төзүчеләрнең. 2015 елда 120 елы туласы заводның тарихында күренмәгән зурлыктагы «Океан» проекты буенча корылган корабль үзе ни тора! Төньяк диңгезләрендә йөзә ала торган бу хәрби судноның беренчесе, 21 майда суга төшерелде дә инде.
Идел буенда урнашкан бу предприятиенең олы тарихында күрелмәгән эшләр һәм гамәлләр байтак. Әйтик, шундый куәтле һәм ил өчен әһәмиятле заводның җитәкчесе үзебезнең районныкы булуы да яңалык ич! «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Искәндәр улы Мистахов Свияжскида үсә, ә балачагы Васильево бистәсендә уза. Заводка күчкәнче Свияжск тимер юлы предприятиесен җитәкли. Ренат Искәндәр улы ишле гаилә башлыгы - өч малай үстерәләр. Кечесенә - 4, уртанчысына - 14, олысына 18 яшь икән. Мәктәптә укучы уллары математика һәм физика фәннәрен үз итәләр, ди. Олысы менә быел КАИга укырга керәчәк. Машина төзелеше буенча инженер булырга тели икән. Уртанчысы да абыйсына иярер, мөгаен, ди әтиләре. Династия дәвам итәчәк, димәк. Балачак димәктән, якташыбыз Кече Ачасыр авылын яхшы хәтерли. Дәү әнисе - әнисенең әнисе яшәгән икән анда. Кечкенә Ренат дәү әнисе янына бик еш кунакка кайта торган булган...
Турысын әйтим, эшлә­ре үргә менгән завод­ның генераль директоры белән танышып мәкалә язу күптән уемда иде инде. Ниһаять, очрашып сөйләшә алдык. Менә шулай, үзе һәм гаиләсе турында тыйнак кына сөйләп алгач, Ренат Искәндәр улы эшенә күчте. Җитәкче -эше белән данлы!

Ильяс Салихҗан.

Язманың тулы вариантын газетаның 44нче саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев