Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

ПОЗиС суыткычлары кимоно киде

Май башында ПОЗиС компаниясендә SNIVAKI маркалы (Япония) суыту техникасы җитештерү конвейерын эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Агымдагы ел башында заводта ТР премьер-министры И.Халиков булып, Серго исемендәге заводның сыйфат гаранты булуын, әмма кулланучыларның шушы ышанычын югалтмаска кирәклеген һәм предприятиенең дөньякүләм лидерлар белән хезмәттәшлеге мөһимлеген ассызыкланган иде. Биш ай үтмәде, куелган максатка ирешү...

Май башында ПОЗиС компаниясендә SNIVAKI маркалы (Япония) суыту техникасы җитештерү конвейерын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.


Агымдагы ел башында заводта ТР премьер-министры И.Халиков булып, Серго исемендәге заводның сыйфат гаранты булуын, әмма кулланучыларның шушы ышанычын югалтмаска кирәклеген һәм предприятиенең дөньякүләм лидерлар белән хезмәттәшлеге мөһимлеген ассызыкланган иде. Биш ай үтмәде, куелган максатка ирешү юнәлешендә эш башланды - завод конвейерыннан беренче дөньякүләм маркалы суыткыч төште. Бер генә дә түгел, Япония бренды сәүдә маркасы астында суыткычларның 5 моделе!
Тантаналы чараны ачып, ПОЗиСның генераль директоры Р.Хәсәнов яңа продукция җитештерә башлаучыларның барысына да тирән рәхмәтен белдерде. Әлеге фирма продукциясен җитештерү идеясе берничә ел элек туган, әмма соңгы ярты ел эчендә генә җитди рәвештә тормышка ашырыла башлаган. «Партнерларның безгә карата таләпләре катгый. Әмма алар дөрес таләп итә һәм бу безгә тагын да яхшырак эшләргә стимул бирә. SNIVAKI көнкүреш техникасының сыйфатын бөтен дөнья раслый, ә без тагын да сыйфатлырак итеп җитештерәчәкбез», - ди Радик Шәүкәт улы. Аның, заводның чын патриоты булуы сәбәпле, хискә бирелеп китүен аңлыйбыз анысы, әмма биредә, чыннан да, ышанычлы техника җитештерелүен Россиядә SNIVAKI бренды хуҗасы - «Радиоимпорт» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры А.Колесников та раслый. Аның сүзләренә караганда, алар Россиядә суыту техникасын җитештерүче биш предприятие арасыннан иң яхшысын - ПОЗиСны сайлап алган. SNIVAKI заводлары Россиядә Калининград өлкәсендә телевизорлар җитештерә, моннан ике ел элек анда кечкенә суыткычлар җитештерелә башлаган. «Без 140 литр күләмгәчә суыткычлар базарының 20 процентын тотып торабыз. Заказлар күп. Халык РOZISны белә. Шуңа күрә SNIVAKI суыткычларын Яшел Үзәндә җитештерә башлавыбыздан оялмыйбыз, халыкка турысын әйтәбез, тузга язмаган легенда уйлап чыгармыйбыз», - ди Андрей Владимирович.
SNIVAKI брендлы яңа суыткычларга илебездә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. «Радиоимпорт» җәмгыяте инде аны Балтыйк буе илләрендә, Германиядә һәм Польшада тәкъдир итәргә дә өлгергән. Бу айда ПОЗиСта җитештерелгән суыткычлар Украинага төяп җибәреләчәк.
Әлеге марка суыткычлар буенча ПОЗиСның планнары Наполеонча: бер-ике елда елына 30 мең суыткыч җитештерергә планлаштырылса, 2013 елдан аның саны 50 меңгә җитәчәк.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев