Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Иң яхшы конструкторлар

Яшел Үзән муниципаль район хакимияте уздырган «Шәһәрнең иң яхшы конструкторы» бәйгесендә А.М.Горький исемендәге завод конструкторлары Гөлнара Гыйрфанова белән Фирзәр Яруллин I һәм II дәрә­җәдәге дипломнарга лаек булды. Аларның икесе дә КАИда «Технология машиностроения» белгечлеген үзләштереп, машина төзү буенча баш конструктор бүлегенә эшкә килә. Икесе дә заманча компьютерда проектлау технологиясен үзләш­терә,...

Яшел Үзән муниципаль район хакимияте уздырган «Шәһәрнең иң яхшы конструкторы» бәйгесендә А.М.Горький исемендәге завод конструкторлары Гөлнара Гыйрфанова белән Фирзәр Яруллин I һәм II дәрә­җәдәге дипломнарга лаек булды.

Аларның икесе дә КАИда «Технология машиностроения» белгечлеген үзләштереп, машина төзү буенча баш конструктор бүлегенә эшкә килә. Икесе дә заманча компьютерда проектлау технологиясен үзләш­терә, машина төзү өлкәсен модернизация­ләү белән шөгыльләнә башлый.

Гөлнара Гыйрфанова университетны да яхшы билгеләргә тәмамлаган, хәзер бүлектә дә иң яхшылар исә­бендә. Бер ел эчендә ул I категориядәге инженер-конструктор дәрәҗәсенә күтәрелә. Аңа җаваплы эш - «Газ­пром» линиясе буенча әйберләр проектлау һәм документация әзерләү бурычы йөкләнә.

Шәһәр конструкторлары арасында I урын алу - яшь белгеч өчен зур уңыш. Сәгать ярым эчендә бәйгенең 25 соравына җавап бирергә кирәк булса, Гөлнара аны 1 сәгать 10 минутта үти. КАИда алган белеме, заводта ике ел эчендә туплаган тәҗрибәсе, мантыйкый фикерли белүе аңа уңышка ирешергә ярдәм иткән.

Фирзәр Яруллин заводка бу елның июлендә генә килә. Яшь һәм өметле инженер-конструкторның шәһәр конкурсында II урын алуы - аның әле тәүге уңышы. «Иң мөһиме, кыска вакыт эчендә фикерне туплап өлгерергә кирәк иде», - дип сөйли ул.

Конкурстан аңа хезмәттәш­ләре җиңүсез кайтмаска кушкан. Фирзәр өметне аклаган.

Әлеге җиңүләре белән яшь конструкторларны цех һәм бүлек җитәкчеләре утырышында заводның генераль директоры Ринат Мистахов та котлады һәм аларның тагын зуррак уңышларга ирешүен теләде.

Люция Кирамова,

А.М.Горький исемендәге заводның матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X