Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Акча кирәкле эшкә тотыла

Шушы арада гына «Экорес» предприятиесе 1 миллион сумлык грант отты. Муниципаль берәмлекләрнең социаль әһәмияттәге проектлар буенча республика бәйгесенә «Экорес» предприятиесе чүп-чарны сортларга бүлү комплексы проектын тәкъдим иткән иде. Комплексны төзүгә 4 миллион сум чамасы акча кирәк. Төзелешкә кирәкле акчаның 30 процентын инвесторлар биргән дә инде. Предприятие ком­плекс­ны быел ук төзи...

Шушы арада гына «Экорес» предприятиесе 1 миллион сумлык грант отты. Муниципаль берәмлекләрнең социаль әһәмияттәге проектлар буенча республика бәйгесенә «Экорес» предприятиесе чүп-чарны сортларга бүлү комплексы проектын тәкъдим иткән иде.

Комплексны төзүгә 4 миллион сум чамасы акча кирәк. Төзелешкә кирәкле акчаның 30 процентын инвесторлар биргән дә инде. Предприятие ком­плекс­ны быел ук төзи башларга ниятли. «Экорес» предприятиесе директоры Наил Фәхретдинов табигать-анабызның көннән-көн күбрәк пычрана баруына да, чүп-чарга торган саен күбрәк җир бүлеп бирергә туры киләчәгенә дә борчыла.

- Чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары хәзер тау булып өелде, аны куярга урын да җитми. Чүп-чарның файдалыларын аерып алырга, икенчел чимал буларак кулланырга ярамаганын утильләштерергә кирәк, - дип исәпли ул.

Директор фикеренчә, чүп-чарны сортларга бүлү комплексы бу проблеманы өлешчә хәл итәргә тиеш. Аны полигон территориясендә төзү планлаштырыла. 40 метр озынлыгында, 15 метр киңлегендәге ангарда сортлау линиясе, 2 конвейер, чүпне ваклау һәм металл­ны тотып калучы җайланма урын алачак. Чүп-чарны чимал төренә карап сортларга бүлү белән дистәдән артык эшче шөгыльләнер дип планлаштырыла.

Сортларга бүленгән чүп-чар пресска төрелә, үлчәнә, яңа продукция эшләп чыгаручы заводка озатылачак. Ут күршеләребез «Марбум» белән, мәсәлән, кәгазь һәм катыргыны бирү-алу турында килешү төзелгән, пластик шешә Дубровкадагы «Экопет»ка җибәреләчәк.

Проект чүп-чар машинасын сатып алуны да күздә тота. Ул чүп-чарны, район буйлап җыеп, полигонга китерәчәк. Чүп-чар өчен торак йортлар янында аерым контейнерлар урнаштыру уе да бар «Экорес» пред­прия­тиесендә эшләүчеләрнең. Баштагы мәлдә ике төрдәгесе: берсе - ризык калдыкларына, икенчесе - пыялага.

Көн саен комплекста 50 тоннага якын чүп-чарны сортларга бүләргә мөмкин булыр дип көтелә, ләкин аның нибары 6-7 процентын икенчел чимал буларак файдаланырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X