Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

21980 проектлы бишенче катерга нигез салынды

Яшел Үзәннең «Горький исемендәге заводы» җәмгыятендә, «Вымпел» конструкторлык бюросы (Түбән Новгород шәһәре) эшләгән, 21980 проектлы диверсиягә каршы кулланыла торган катерлар сериясенең бишенчесенә нигез салынды. Гүзәл Минһаҗева Әлеге проекттагы катерлар Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты хәрби-диңгез базаларының су районын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазлар һәм яхшы диңгездә йөрү характеристикасы зуррак су сыйдырышлы...


Яшел Үзәннең «Горький исемендәге заводы» җәмгыятендә, «Вымпел» конструкторлык бюросы (Түбән Новгород шәһәре) эшләгән, 21980 проектлы диверсиягә каршы кулланыла торган катерлар сериясенең бишенчесенә нигез салынды.

Гүзәл Минһаҗева

Әлеге проекттагы катерлар Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты хәрби-диңгез базаларының су районын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазлар һәм яхшы диңгездә йөрү характеристикасы зуррак су сыйдырышлы корабларга хас киң спектр бурычларны хәл итүгә мөмкинлек бирә.
Проектның төп катерына 2008 елның 18 февралендә үк нигез салынган иде, хәзер ул Ленинград хәрби-диңгез базасы су районын саклаучы корабльләр составында хезмәт итә. 2011 елның октябрендә икенче «Грачонок» катеры (2010 елның 7 маенда нигез салынды) кара диңгез флоты составына кабул ителде. Өченче катер 2011 елның 6 маенда төзелә башлап, 2012 елның 16 июнендә суга төшерелде. Бүгенге көндә бу заказның җиһазлары сынала. Сынаулар уңышлы үткән очракта, ул даими хезмәт итү урынына - Новороссийск шәһәренә җибәреләчәк. Хәзер завод стапельләрендә агымдагы елның 5 маенда нигез салынган дүртенче катерда эш бара.
5нче катер да, моңа кадәр төзелгәннәреннән һәм төзелеп ятучыларыннан ким булмаячак, һәрхәлдә тантанада катнашучылар шуны ышандыра. «Вымпел»ның баш конструкторы А.Речицкий: «Моннан берничә ел элек беренче катерга «Грачонок» исеме биргән идек. Ә кара каргалар, белгәнебезчә, берәм-берәм генә очмыйлар. Кошлар төркеме артканнан-арта, һәм безгә, төзүчеләргә, бу бик куанычлы хәл!» - диде.
Тантана ахырында бертөркем эшчеләргә ведомство бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев