Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

«Татарча солянка»да

Яшел Үзән халкы җыр-моңга бик тә сусаган икән. Шулай булмый ни, концертлар сезоны әле башланды гына, җәйге ялдан, дөресрәге, бакча эшләреннән соң җанга рухи азык та кирәк. Моның шулай икәнлеген әле күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда булып узган «Татарча солянка»дан күреп кайттык. Ник бер буш урын булсын, әле урындыклар...

Яшел Үзән халкы җыр-моңга бик тә сусаган икән. Шулай булмый ни, концертлар сезоны әле башланды гына, җәйге ялдан, дөресрәге, бакча эшләреннән соң җанга рухи азык та кирәк. Моның шулай икәнлеген әле күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда булып узган «Татарча солянка»дан күреп кайттык. Ник бер буш урын булсын, әле урындыклар куеп та утырганнар. Әйе, татар концертларында тулы залны күреп күңел сөенә генә, анысына сүз юк.

Һәр көз шушы вакытта «Татарча солянка» белән татар эстрадасының әле танылып кына өлгергән, шул ук вакытта инде тамашачы мәхәббәтен яулаган җырчылар килә. Бер баруда унбишләп җырчының чыгышын карап кайту, әлбәттә, күңелле. Быелгы концерт аеруча кызыклы булды дияр идем. Алып баручы Әбри Хәбриев сәхнәгә чыккач ук көләсе килә башлый. Икенче алып баручы Фәрит Галиевның баянда уйнап, җырлап кына торуы ошады. Әйтмим, билдән түбән мәзәкләрсез булмады, анысын ишетмәмешкә салышырга туры килде. Ни өчен дигәндә, татарча юморны оятсыз сүзләрдән, мәзәкләрдән башка бик сирәк концертта гына ишетергә туры килә. Ә болай талантлы егетләр, тамашачыны күзләренә генә каратып, сәхнәне гөрләтеп кенә торды.
Җырчыларны телевизордан карау бер, сәхнәдән - икенче. Беренче өлешендә күбрәк Алинә Бәширова, Эльмира Нәгыймова, Диләрә Илалетдинова, Морат Гайсин кебек яшь җырчылар чыкса, аларны Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Илназ Баһ кебек инде танылып өлгергән җырчылар да алыштырды, бергәләп дуэтлар башкаруы концертны тагын да җанлырак итте. Бу өч егетнең «Без авыл егетләре» җырын аеруча яратып тыңладык. Әйтмим, фонограммага гына җырлап, авыз селкетеп кенә торучылары да булгандыр, аларны аерып бетерерлек түгел бит, әмма Илназ Баһ Яшел Үзән тамашачысын бервакытта да алдамый. Бөтен көчен, җанын биреп җырлавы маңгаеннан аккан тиреннән үк күренеп тора. Шуңа да аңа тамашачы, уч төбеннән ут чыкканчы, яратып кул чаба. Тәнәфестән соң, концертның икенче өлеше тагын да кызурак, күңеллерәк узды дияр идем. Чөнки нәкъ менә бу өлешендә Иркә, Ландыш, һәм тамашачыларның иң яраткан артистларының берсе - Мөнир Рахмаев җырлады. Әйе, әле сәхнәгә тәүге адымнарын атлаганда күп кенә тамашачы өнәмичә, кыр кәҗәсе кебек сикереп йөри дип, тәнкыйтьләргә яратса да, Мөнирне халык бик тиз үз итте. Ул чыгуга бар зал җанланып кул чаба, утырган җирдән биисе килә башлый. Әлегә татар эстрадасында аның кебек оста биюче, дөресрәге, сәхнәдә очып йөрүче юк. Тавышы да, йөз кыяфәте дә - күз тимәсен. Шуның кадәр биегәч, үз тавышы белән җырламый бит ул, диючеләр дә бардыр. Тик шул ук вакытта кайберәүләр, җырлаганда кымшанырга куркып, агач матрос кебек тораташтай катып торганда да авыз гына селкетеп тора бит. Мөнир җырлап кына калмады, биергә үзенә иптәшкә залдан бер ханымны да чакырды. Тоемлау сәләте көчле икән Мөнирдә. Аның күпме тамашачы арасыннан нәкъ менә 5нче гимназиянең хореография укытучысы Ләйсән Сәетшинаны сайлавы бик гаҗәп тоелды. Укучыларга бию серләрен өйрәтүче Ләйсән югалып кала торганнардан түгел анысы, рәхәтләнеп биеде, афәрин!
Быелгы концертта ИлСаф катнашмаса, әлбәттә, бигүк дөрес булмас иде. Ни өчен дигәндә, көзен рәтле-башлы әбиләр чуагы булмады бит. Шуңа да бу концертны ИлСаф башкаруында «Әбиләр чуагы» җыры белән тәмамларга булганнар. «Табигатьтә соры көз хакимлек итсә дә, әбиләр чуагы, иң мөһиме, күңелегездә булсын», - диде ул. Әйе, урамда шыбыр-шыбыр яңгыр яуса да, күпләр концерттан, эх, әйбәт булды, күптән болай ял иткән юк иде әле дип, күңел күтәренкелеге белән таралышты.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев