Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

газета турында

«Яшел Үзән» район һәм шәһәр газетасы. Тиражы якынча 3000 данә. Редакциядә 12 кеше эшли, шуларның 5се - иҗади хезмәткәр. 4 журналист Татарстан Журналистлары берлеге әгъзасы. «Яшел Үзән» район һәм шәһәр яңалыкларын халыкка татар телендә җиткерүче бердәнбер мәгълүмат чарасы. Язгы кыр эшләрендә һәм урак чорында газета үз битләрендә авыл кешесенең хезмәтен,...


«Яшел Үзән» район һәм шәһәр газетасы. Тиражы якынча 3000 данә. Редакциядә 12 кеше эшли, шуларның 5се - иҗади хезмәткәр. 4 журналист Татарстан Журналистлары берлеге әгъзасы. «Яшел Үзән» район һәм шәһәр яңалыкларын халыкка татар телендә җиткерүче бердәнбер мәгълүмат чарасы. Язгы кыр эшләрендә һәм урак чорында газета үз битләрендә авыл кешесенең хезмәтен, күмәк хуҗалыкларның эшен яктыртучы авыл хуҗалыгы эшләре көндәлегенә әверелә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә журналистлар аяк басмаган бер урын да да калмагандыр. Редакция журналистларының барысы да тумышы белән авыл җиреннән, шуңадырмы аларның барысы да авылны, авыл кешесенең тырыш хезмәтен яратып һәм белеп яза. Күп язмалар укучыларны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Газета битләреннән шәһәр проблемалары да читтә калмый. Сәнәгать гигантлары - «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ФДУПсе һәм «Горький исемендәге завод» ААҖ турында әледән-әле кызыклы язмалар бирелеп бара. Серго исемендәге завод, Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр һәм янгын частьлары идарәләре прокуратура матбугат үзәкләре белән дә тыгыз элемтә урнаштырылган.
Газета үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм яшьләр проблемаларына зур игътибар бирә. Айга бер тапкыр яшүсмерләр өчен «Төнбоек» кушымтасы чыгарыла, «Фирүзә» әдәби сәхифәсе дөнья күрә. Шулай ук «Иман», «Гаилә», «Яшьлек», «Шифаханә», «Кемгә сөйлим серләремне?», «Бакчачы почмагы», «Авыл сулышы» һәм башка бик күп сәхифәләрне газета укучылар яратып укый.
Газета республика конкурсларында еш катнашып, мактаулы урыннарны яулый.
"Яшел Үзән" ике мәртәбә "Бәллүр каләм" конкурсы лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X