Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бик матур бакча ул

Әйе, бик матур шул безнең бакчабыз, шуңа да бирегә балалар бик яратып йөри. Күптән түгел бакча ачылуга 50 ел тулды. Тарихка күз салсак, бакча беренче карлыгачларын 1961 елда кабул итә. Л.Н.Донченко кулы астында 30-35шәр баладан торган 9 төркемле бакча ул вакытлар өчен бик зур санала. Бакчага Л.М.Ращепкина, Ф.М.Кайгародова, Р.Р. Хәсәнова...

Әйе, бик матур шул безнең бакчабыз, шуңа да бирегә балалар бик яратып йөри. Күптән түгел бакча ачылуга 50 ел тулды.

Тарихка күз салсак, бакча беренче карлыгачларын 1961 елда кабул итә. Л.Н.Донченко кулы астында 30-35шәр баладан торган 9 төркемле бакча ул вакытлар өчен бик зур санала. Бакчага Л.М.Ращепкина, Ф.М.Кайгародова, Р.Р. Хәсәнова җитәкчелек иткәндә бакча елдан-ел төзекләнә, матурлана һәм әлеге җитәкчеләр үзләренең тырыш хезмәте белән учреждениебез тарихына кереп кала.
1991-92 елларда бакчабызда татар төркемнәре ачыла. Әти-әниләр бу төркемнәргә балаларын бик теләп йөртә һәм хәзер бакчабыз милли тәрбия бирү өлкәсендә әйдәп баручы учреждениеләрнең берсе дип әйтсәк тә, ялгышмабыз.
Юбилейга килгән мәгариф идарәсе белгечләре, элеккеге җитәкчеләр, хезмәткәрләр бакчабызның бүгенгесен күреп сөенде. Уңай үзгәрешләр күп шул. Алар коллективның күпчелеген яшьләр тәшкил итүен дә ассызыклады. Тагын шунысы кызык, 30-35шәр ел педагогик стажы булган тәрбиячеләр Г.Гарипова, Т.Феоктистова, И.Герасимова, О.Кукаркина шушы бакчада тәрбияләнгән кешеләр. Юбилей тантанасында тырыш тәрбиячеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә мәгариф идарәсе исә бакчага магнитлы такта тапшырды.
Бүген коллективта барлыгы 21 педагог эшли. Коллектив җитәкчесе Г.Ф.Әгълиуллина аларга хезмәт итү өчен бөтен шартларны тудырырга тырыша. «Һәр баланың балачагы күңелле, бәхетле булырга һәм шат, сәламәт үтәргә тиеш», - дип саный ул. Гүзәл Фәритовна үз эшенең чын остасы. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Бакча матди яктан тулысынча тәэмин ителсен өчен спонсорлар белән дә хезмәттәшлек итә. «Яшел Үзәннең үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәткә, ата-аналарга бик рәхмәтле без», - ди мөдиребез.
Бүген 50 яшен тутырган бакчабыз бер гасырлык юбилеен да бәйрәм итәр, тагын да югары уңышларга ирешер, дигән теләк белән балаларны җәмгыятебезгә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләүдә тырышып эшләрбез.
Гөлназ Ямбушева,
бакча тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X