Яшел Үзән

АЛТЫН КУЛЛЫ РӘШИТ

Игътибар кимеде эшче кешегә. Бу сүзем белән дөньяга үпкә белдерергә җыенмыйм мин. Эшче халкы үзе дә хискә бирелергә яратмый бит. Игътибар дигәндә, һөнәренә карап дисәк, төгәлрәк булыр кебек. Тормыш үзгәрде, шуның белән бергә кайсыбер һөнәрләр өскә калыкты, кайсыберләре онытылу дәрәҗәсенә җитеп кирәксезгә әйләнде. Әйтик, әле кайчан гына токарь эше заводларда...


Игътибар кимеде эшче кешегә. Бу сүзем белән дөньяга үпкә белдерергә җыенмыйм мин. Эшче халкы үзе дә хискә бирелергә яратмый бит. Игътибар дигәндә, һөнәренә карап дисәк, төгәлрәк булыр кебек. Тормыш үзгәрде, шуның белән бергә кайсыбер һөнәрләр өскә калыкты, кайсыберләре онытылу дәрәҗәсенә җитеп кирәксезгә әйләнде. Әйтик, әле кайчан гына токарь эше заводларда ничек киң кулланыла иде. Хәзер ничек соң?


Токарь Рәшит Шәмсиев исә үзенең хезмәтенә үзгәрешләр кагылмады дип исәпли. Үз вакытында ул, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы дип аталган данлы предприятиегә килеп, ничек эшли башлаган булса, хәзер дә шул эшен дәвам итә. Дөрес, үзгәрешләр булды булуын, завод үзе дә акционерлык җәмгыять дип йөртелә хәзер. Әмма эшче кешедән тырышлык һәм осталык һәрвакыт таләп ителә. Бөтен заводта бердәнбер булган зур токарь станогында эшләргә өйрәнүен яхшы цехка эләгүе белән аңлата Рәшит.
Районыбызның Акъегет авылында туып үсә Рәшит. Албабадагы «Сельхозтехника»да эшләп өйрәнә токарь һөнәренә. Армиядән кайткач ул, Яшел Үзән халкы металлист дип йөрткән, шушы зур заводка эшкә керә. Ремонт-төзекләндерү һәм стандарт булмаган изделиеләр җитештерү цехына эләгә ул. Зур токарь станогында төрледән-төрле детальләр кырдыра. Эшләве катлаулы да һәм, әйтергә кирәк, киеренке дә. Әмма бу төрлелек күпкә өйрәтә аны. Әйтик, бер үк детальләр ясарга кирәк булса, уйланасы юк бит - бер көйләнгән станогыңны кабыз да эшлә дә эшлә. Ә монда исә һәр деталь үзенчәлекле, аны станокка куйганчы, алдан барын да уйлап-үлчәп карарга кирәк. Яшь кешегә токарь булып остарырга менә дигән эш мәйданы бу.
Цехта эшли башлаган елларын искә төшергәндә, шул чактагы бригада егетләрен рәхмәт белән искә ала Рәшит. Зур токарь станоклары һәм карусель станогында эшләүчеләр бригадага берләштерелгән була. Иң төгәл детальләрне ясау алар өстендә. Җаваплылыгы гаять зур. Төгәлсезлек җибәрсәң, зур детальне ыргытырга туры киләчәк - күпме металл әрәм була дигән сүз... Аннары кешедән оят булмасын дип тә тырыша алар. Төгәл кырдыра белү белән бергә җитез эшләргә дә кирәк бит әле. Бригада акчасына үзеңнән тиешле өлешне кертеп өлгер син! Станок янында басып торган өчен түләнми, эш башыннан түләнә эшчегә.
- Гел менә спортчы кебек ашкынып эшли идек, - дип сөйләде Рәшит бригада егетләре турында. - Көн үткәне беленми дә кала иде. Кая, ай ахыры җитүен дә сизмичә кала идек: әле генә айны япкан кебек, югыйсә, инде менә яңасына аванс нарядларын ябу вакыты да килеп җитә... Станокта эш башыннан түләүгә эшләгән токарьне гомерен спортка багышлаган кеше белән тиңләргә мөмкин.
Эшең болай тыгыз булгач, аны ташлап бүтән шөгыльгә өйрәнергә уйламадыңмы соң, дип сорагач, ул:
- Юк. Эштән качарга ярамый. Безнең заводның да төрле чагы булды инде: кризис елларында хезмәт хакы түләргә акчалары булмыйча, аның урынына дөгесен-казылыгын биргәләделәр. Байтак кына халык китте заводтан шул чакта. Күбесе әйләнеп кайтты аннары. Мин бер ияләшкән эштән кузгалырга уйламадым - туган як бу минем, гаиләне калдырып читкә йөрисе килмәде. Әкренләп рәтләнеп килә бит дөньялар, хәзер эшебез бар безнең, - дип җавап бирде.
Менә шулай өмет белән карый Рәшит киләчәгенә. Дөньялар үзгәрсә дә, үз көченә ышана эшче. Бергә хезмәт иткән иптәшләре аңа ихтирамлы. Төрледән- төрле катлаулы детальләрне, эһ, дигәнче кырдырып та ала. Кирәк булса - токарь станогында, кирәк булса - карусель станогында...
Аның үзе эшләгән цехының горурлыгы икәнлеген дә әйтергә кирәк. Бик сирәк кешегә бирелә торган бүләккә лаек кеше ул. Рәшит Шәмсиев - заводның алтын куллы остасы. Йөз елдан артык тарихы булган Яшел Үзән заводы эшче сыйныфының йөзек кашы булып торалар андый мактаулы исем алган осталар.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: