Яшел Үзән

Саклансаң, грипп белән авырмыйсың

Грипп - сезонлы кискен вирус авыруы. Авыру үзенең көтелмәгәнлеге белән куркыныч. Ел саен дөньяда грипп белән һәр 3-5нче бала һәм 5-10нчы өлкән кеше авырый. Әлеге куркыныч авыруны булдырмас өчен ничек сакланырга? Җавапны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе фельдшеры Наталья Лаптева бирә. Авыру ничек йога? Вирус тын юлларына эләгеп, эпителиаль күзәнәкләргә,...

Грипп - сезонлы кискен вирус авыруы. Авыру үзенең көтелмәгәнлеге белән куркыныч. Ел саен дөньяда грипп белән һәр 3-5нче бала һәм 5-10нчы өлкән кеше авырый.

Әлеге куркыныч авыруны булдырмас өчен ничек сакланырга? Җавапны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе фельдшеры Наталья Лаптева бирә.

Авыру ничек йога?
Вирус тын юлларына эләгеп, эпителиаль күзәнәкләргә, канга үтеп керә һәм интоксикация китереп чыгара. Шуның тәэсирендә башка төр бактерияләргә дә активлашырга шарт тудыра. Нәтиҗәдә төп авыруга пневмония, бронхит, отит өстәлә, хроник авырулар көчәеп китә, йөрәк һәм буыннарга тискәре тәэсир ясый.

Инфекция чыганагы кем?
Гриппның бердәнбер чыганагы - авыру кеше. Ул авыру кеше төчкергәндә, йөткергәндә, аның белән аралашканда йога. Вируслар авыру кеше тоткан шәхси гигие­на әйберләре һәм савыт-саба аша да йогарга мөмкин.

Грипп үзен ничек сиздерә?
Аның билгеләре бик тиз сизелә башлый. Гадәттә, кинәт башлана: температура күтәрелә, калтырану була, баш авырта һәм әйләнә, күзләр һәм тән авыр­та, күздән яшь ага. Коры ютәл, борын тыгылу берничә сәгатьтән соң сизелә. Боларга трахеит та кушыла. Грипп өлкән кешеләр, 5 яшькә кадәрге балалар, йөкле хатыннар, хроник авырулы кешеләр өчен бик куркыныч.

Авырсаң нишләргә?
Беренче билгеләре сизелүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кына грипп авыруын расларга мөмкин. Ятып торырга һәм табиб кушканнарны үтәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсәгез, шуның кадәр тизрәк терелергә дә була.

Үзеңне ничек сакларга?
Профилактика чаралары, беренче чиратта, организмның каршы торучанлыгын күтәрүгә юнәлтелә. Аның өчен физик культура белән шөгыльләнергә, организм­ны чыныктырырга, рациональ тукланырга, вакытында ял итәргә, бүлмәләрне җилләтеп, витаминлы комплекслар кабул итәргә, кулларны сабын белән юып торырга киңәш ителә. Грипп эпидемиясе вакытында кеше күп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.
Гриппны кисәтүне иң әйбәт чарасы - вакцинация.
Ул эпидемия башланганчы - көз көне үткәрелә. Үз сәламәтлеге турында кайгырткан һәр кешегә вакцинация таләп ителә. Вакытында ясалган вакцинация грипп белән авыруны киметә. Гриппка каршы ясалган прививка миокард инфаркты, инсульт, бронхиаль астма, бронхит һәм башка авырулар килеп чыгуны кисәтә.

Ә сез ничек сакланасыз?
Сабира Мөлекова, Яшел Үзән:
- Грипп таралганлыгын ишетүгә үк мин, гадәттә, саклану чараларын күрә башлыйм. Күбрәк үз бакчабызда үскән сарымсак, суган, кызыл борыч ишеләргә өстенлек бирәм. Сарымсакны турап та куям, исен чыгарып, микробларны бетерсен дип. Хәзер мин, пенсиядә булгач, грипп вакытында кеше күп була торган урыннарга барудан тыелам. Аллаһка шөкер, соңгы ике елда авырганым булмады. Элегрәк, ел саен йоктырып, бик интегә торган идем.

Гөлчирә Мансурова, Васильево:
- Былтыр Яңа ел алдыннан, сизмичә дә калдым, грипп белән бик каты авырдым. Бер атна тора алмыйча температура белән ятарга туры килде. Аннан соң бер ай буе башым авыртып, әйләнеп йөрде. Авырып китсәң, дарулар да бик булышмый. Быел шуңа күрә алдан ук саклану чарасын күрдем, даруханәдән вируска каршы торучы дарулар сатып алып эчәм. Борын эчләрен, тамакларны иртә-кич юдыртып торам. Гаиләбез белән С витамины күп була торган цитрус һәм суыткычта катырылган үзебезнең бакча җимешләрен ашыйбыз. Прививка ясатмадым, тәкъдим итсәләр дә.

Нурия Саттарова, Яшел Үзән:
- Көз көне, гадәттә, эшкә килеп, прививка ясыйлар безгә, шуңа күрә мин грипп белән сирәк авырыйм. Балаларга да ясаттырам. Прививкага гына ышанып тормыйм, сакланабыз да. Сарымсак белән лимоннан төнәтмә ясап куеп, грипп вакытында аз-азлап эчәбез. Кышкы чорда ашау- эчүне дә яхшыртырга тырышам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: