Яшел Үзән

Сагынам җырчы сандугачны

«Һәркемнең күңелен биләп алган җырчыларны «халык җырчысы» диләр. Зифа Басыйрова шундый җырчы иде. Халык бәгыреннән өзелеп төшкән һәм озак елларга халык күңелендә калган җырчы. Бүген дә аның тавышы, аның моңы безне битараф калдырмый. Димәк, җырчы яши, татар җыры яши!» Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Үз чорының зыялы шәхесе булган халкыбызның...

«Һәркемнең күңелен биләп алган җырчыларны «халык җырчысы» диләр. Зифа Басыйрова шундый җырчы иде. Халык бәгыреннән өзелеп төшкән һәм озак елларга халык күңелендә калган җырчы. Бүген дә аның тавышы, аның моңы безне битараф калдырмый. Димәк, җырчы яши, татар җыры яши!»
Рөстәм Миңнеханов,
Татарстан Республикасы Президенты
Үз чорының зыялы шәхесе булган халкыбызның күренекле артисткасы Зифа Басыйрованың тормыш һәм иҗат юлын тулысы белән чагылдырган киң күләмле, бай эчтәлекле, яратып укырлык, кызыклы китап дөнья күрде. Ул, артистканың тууына 100 ел тулуга багышлап, Флүр Баһаветдинов тарафыннан нәшер ителде.

Халык җырчысы Зифа Басыйрованың олы юбилее уңаеннан аның башкаруында 52 җырдан торган компакт-диск дөнья күрде. Бу дискка тупланган татар җыр сәнгатенең иң матур үрнәкләрен бары тик Зифа апабыз гына шулай моңлы итеп йөрәккә керерлек итеп җырлаган җырларны мин кат-кат тыңладым. Бу җырларда халыкның үткәне, кайгы-хәсрәте, шаяру-шатлыгы, туган илгә бирелгәнлеге, тарихы чагыла. Шул тарих язмышын үткән Зифа Басыйрованың мин белгән тормышы, иҗат юлы күз алдына килеп баса. Мин аның гаҗәеп матур табигатьле, Ык суы, ямьле болыннары белән дан тоткан Мөслимдә туып үсүен, Казан театр техникумында Рәшидә Җиһаншина, Усман Әлмиев, Нәҗип Гайнуллиннар белән бергә укуын, техникумны тәмамлагач, 1936 елда, Татар дәүләт академия театрына эшкә килүен, ире - Казан сәнгать техникумы директоры Г.Республиканецның бер гөнаһсызга репрессияләнүен яхшы беләм.
Зифа Басыйрова, Академия театрында эшләгән чорында, музыкаль рольләрдә кызлар, малайлар, карчыклар рольләрен бик оста уйнаган. Нәфисә - «Дәүләт Бәдриев» (Газиз Иделле), Мәхмүт - «Миңлекамал» (Мирсәй Әмир), Гали - «Тапкыр егет» (Д.Аппакова), Әпсәләм - «Каюм Насыйри» (М.Гали, Х.Уразиков), Сәет - «Чаткылар» (Т. Гыйззәт), Хәмидә - «Чын мәхәббәт» (Т.Гыйззәт), Наҗия - «Изге әманәт» (Т.Гыйззәт), Зөһрә - «Үги кыз» (К.Әхмәт), Асрау кыз - «Банкрот» (Г.Камал), Яша - «Әбәли авылы» (Ф.Хөсни), Каюм - «Тормыш җыры» (М.Әмир) һ.б. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»ндагы Каюм ролен Зифа Басыйровадан да остарак уйнаучыны минем күргәнем юк.
Мин Зифа апа белән беренче мәртәбә конферансье буларак 1977 елда Татарстанның Кукмара районына һәм Удмурт республикасының Можга, Сарапул шәһәрләренә гастрольгә чыктым. Игълан-афишаларны концерт буласы көнне иртән-иртүк эләбез. Берничә көн алдан элсәк, безне райфинотдел хезмәткәрләре тотып алырга һәм штраф салырга мөмкин иделәр. Бу «левый» концертлар дип атала иде. Безнең Мәдәният министрлыгыннан маршрут рөхсәте юк. Мәдәният министрлыгы Зифа Басыйрованың халык арасындагы популярлыгын яхшы белә, аның акчаны күп эшләп, баеп китүе мөмкин дип уйлыйлар иде бугай. Капитализм ысуллары социализмда хупланмый иде. Ә Зифа апага да, бүтән артистларга да тормышны алып барырга, хәерчелекне җиңәргә кирәк иде. Яхшы тормыштан артист кача-поса акча эшләми, чарасызлыктан Зифа апа «левый» концертлар биреп үзенең матди хәлен бераз яхшырта иде. Доносчылар Зифа апаның «левый» концертларда йөрүен көне-сәгате белән министрлыкка саталар иде. Зифа апаны берничә тапкыр министр урынбасары чакыртып рәнҗеткән, куркытып маташкан. Зифа апаның аның исем-фамилиясен әйтеп үкси-үкси елаганы исемдә...
Әйе, рәнҗетүләр, кимсетүләр бик күп күргән Зифа апабыз. Ирен «халык дошманы» дип алып киткәч, аны «халык дошманы» хатыны дип җәберләгәннәр. Ул бу хакта да елый-елый сөйли иде. Театрда эшләгәндә үк халык мәхәббәтен казанган талантлы актриса, кызыл коммунистларның, сәләтсез, коры җитәкчеләрнең рәнҗетүләренә түзә алмыйча, 1950 елларның икенче яртысында Татар дәүләт филармониясенә җырчы булып күчә һәм җырчы буларак та халыкның мәхәббәтен казана, популяр булып китә. Җыр тарихына кереп калган данлыклы җырчылар Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова кебек үк Зифа Басыйрова халыкның иң яраткан җырчысына әверелә. Аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Аның концертларында халык һәрвакыт шыгрым тулы булды. Ул СССРда яшәгән татар халкының һәркайда көтеп алынган кунагы һәм илчесе иде. Зифа Басыйрова - чын халык җырчысы, чөнки аны татар халкы үзе үстерде.
Зифа Басыйрованың соңгы концертлары 1978 елда Яшел Үзән районында булды. Ул вакытта Яшел Үзән районы башкарма комитеты рәисе булып Данил Хәялиев эшли иде. Ул тумышы белән шулай ук Мөслимнән. Бик кешелекле, ярдәмчел, дөньяны аңлаучы, «җирдә йөрүче» кеше иде. Мин Данил Хафиз улыннан районда Зифа Басыйрова концертларын үткәрүне оештыруда ярдәм сорадым. Ул безгә хәер-фатихасын бирде. Талантлы драма артисткасы, моңлы җырчы Зифа Басыйрованың 10 концерты зур уңыш белән узды. Беренче бүлектә Гата Нуруллинның «Кодагыйлар бәласе» исемле бер пәрдәлек комедиясен уйнадылар: егет анасы, усал кодагый - Зифа апа, кыз анасы, юаш кодагый Динә Сираҗетдинова иде. Концертның икенче бүлегендә җырлар, биюләр, юмор-сатира әсәрләре башкарылды. Үземнең туган авылым Бәчектә Зифа апаны Галимҗан абый белән Суфия апаларга фатирга керттем. Авылыбызның мөхтәрәм кешеләре булган Суфия апа белән Галим-җан абый Зифа апаны бик нык кунак иттеләр. Аларның чиста мунчаларын концерт-лар тәмамланганчы мактап сөйләде Зифа апа. Ул аларга үзенең ике фоторәсемен автографын куеп бүләк итеп тә калдырган.
Зифа апа миннән солы ярмасы табып бирүемне үтенде. Мин аңа 5 кило чамасы солы табып бирдем. «Бавырым бик авырта, солы суы файдалы икән, эчеп карыйм әле», - диде. Солы суы гына ярдәм итәрлек булмаган шул... Зифа апабыз 68 яшендә бакыйлыкка күчте.
Зифа апабыз - матур, тәртипле яшәде, ул тормышны сөйде, матурлыкка соклана белде, кешеләрне яратты, һәр таңны елмаеп каршы алды, ә сәхнә аның өчен бар нәрсәдән дә кадерле иде. Җырларында татар халкын ярату, аны бәхетле итеп күрү, мәхәббәт, туган ягын сагыну хисләре өстенлек итте. Компакт-дискка тупланган җырларның беренчесе Мөслимгә багышлана:
Ал, зәңгәр чәчәкләр җыйдым
Мөслим су буйларыннан.
Туган илем, үскән җирем,
Чыкмыйсың уйларымнан...
Мин дә бик сагынам җырчы сандугачны.
Рәшит Сабиров,
Татарстанның халык артисты

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: