Яшел Үзән

Иркә өченче тапкыр әни булды!

3 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды! Сабый (3200, 53см) Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән.

"Аллаһка шөкер, мин дә, бала да, исән-сау, үзебезне яхшы хис итәбез. Янымда туганым - килен кулымнан тотып торды. Якын кеше янда булганда, бала табу бик рәхәт икән. Апалары, бигрәк тә Әминә сеңлесе тууына шатланды", - дип сөйләде безгә Иркә. Балага Сөембикә дип исем кушырга телиләр, бу исемне әтисе Артур сайлаган.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: