Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Рөстәм Миңнеханов: «Майский» һәрвакыт лидер булды һәм шундый булып калачак та!»

«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәте Россиядә иң эре комбинат кына түгел, ә бәлки иң инновацион предприятиеләрнең берсе. Биредә ел саен ниндидер күңелле яңалыклар булып кына тора. Узган ел башында энергия үзәге ачкан булсалар, узган атнада яңа цех ачылды. 4нче цехның яңа биек теплицалары искеләре урынына бер ел эчендә төзеп куелды. Монда...

«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәте Россиядә иң эре комбинат кына түгел, ә бәлки иң инновацион предприятиеләрнең берсе.
Биредә ел саен ниндидер күңелле яңалыклар булып кына тора. Узган ел башында энергия үзәге ачкан булсалар, узган атнада яңа цех ачылды. 4нче цехның яңа биек теплицалары искеләре урынына бер ел эчендә төзеп куелды. Монда без яратып ашый торган кыяр һәм помидорлар үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа теплицаларның мәйданы 7,87 гектар. Ә теплицаның барлык мәйданы 38 гектар тәшкил итә. Шуның 22 гектарында хәзер биек теплицалар калкып чыкты.
Теплица ачу тантанасына килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та предприятие уңышларына сөенүен һәм мондый яңалыкларның соңгысы булмавына ышанычын белдерде. Ул ширкәт коллективына, шушы эштә күп көч куйган төзүчеләргә аеруча зур рәхмәт әйтте.
Теплица белән танышкач та, ул «Майский» директорына яңа теплицалар төзелешендә Татарстанда җитештерелгән махсус наноөстәмәләр кушылган, энергияне янга калдыручы поликарбонаттан файдалану тәкъдимен җиткерде. «Теплица хуҗалыгы өчен мондый поликарбонат кулай булыр иде», - диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнехановка теплицада үстерелгән беренче символик кыярны өзеп алу мөмкинлеге бирелде. Кулы җиңел булсын!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев