Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Кече ракета корабленә «Серпухов» исеме бирелә

Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводта тантаналы рәвештә яңа кече хәрби корабль төзүгә старт бирелде. Яшел Үзән предприятиесендә дәүләт оборона заказы кысаларында Россия Хәрби диңгез флоты өчен 21631 проекты корабльләре төзелә. Бу проектның беренче корабле 2010 елның 27 августында төзелә башлаган һәм «Град Свияжск» исеме алган. 2011 елның 22 июлендә нигез...

Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводта тантаналы рәвештә яңа кече хәрби корабль төзүгә старт бирелде.
Яшел Үзән предприятиесендә дәүләт оборона заказы кысаларында Россия Хәрби диңгез флоты өчен 21631 проекты корабльләре төзелә. Бу проектның беренче корабле 2010 елның 27 августында төзелә башлаган һәм «Град Свияжск» исеме алган. 2011 елның 22 июлендә нигез салынган бу сериядәге икенче корабльгә «Углич» исеме бирелгән. «Великий Устюг» исемле 3нче корабль 2011 елның 27 августында төзелә башлаган. 4нче корабльгә узган ел Татарстан Республикасы көне һәм Яшел Үзәннең 80 еллыгы алдыннан нигез салынган һәм «Зеленый Дол» исеме бирелгән.
25 гыйнварда тантаналы рәвештә нигез салынган 5нче корабль Мәскәү яны шәһәре хөрмәтенә «Серпухов» дип атала. Бу чарада ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы, Мәскәү өлкәсе Серпухов муниципаль районы, «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Россия Хәрби диңгез флоты Каспий флотилиясе вәкилләре катнашты. Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов журналистларның сорауларына җавап биреп, Яшел Үзәннең «Горький исемендәге заводы» ААҖ динамик үсеш стадиясендә, предприятиедә модернизацияләү процессы бара, дип белдерде. Биредә тагын бер истәлекле вакыйга - корпус җитештерү цехында металл чистарту буенча яңа линия ачылды. Бу заманча корылма өстәмә эшче куллар җәлеп итмичә генә чистартырга, буярга һәм киптерергә мөмкинлек бирә. «Продукция сыйфаты, хезмәт җитештерүчәнлеге арта, төп фондлар яңартыла. Болар барысы да заводлыларның продукцияне тиз һәм сыйфатлы чыгаруга өмет бирә», - дип билгеләп үтте Ю.Борисов. Аның сүзләренә караганда, завод продукциясенең Хәрби диңгез флотында да абруе зур. Хәзерге вакытта Оборона министрлыгы предприятие белән озак вакытлы, ягъни 2020 елга кадәр килешү төзү мөмкинлеген карый. «Бу безгә завод бәяне күтәрми дип өметләнергә мөмкинлек бирә, ә предприятиегә 7 елга эш белән тәэмин итүне гарантияли», - дип ассызыклады министр урынбасары. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, РФ Оборона министрлыгы тагын бер инициатива белән чыкты. «Без корабль алуга килешү төзегәч, заводтан суднога хезмәт күрсәтү вазифаларын үз өстенә алуларын сораячакбыз. Әгәр предприятие сервис һәм ремонт эшләрен үз өстенә алса, без бу проблемадан азат ителәбез һәм морякларны хәрби әзерләүгә өстенлек бирәчәкбез. Без башка корылмалар буенча да шушы схемага күчәргә телибез. Яшел Үзән заводы ышанычны аклар дип өметләнәбез, аның киләчәге яхшы», - диде Ю.Борисов. 21631 проектының барлык корабльләре дә Россия Хәрби диңгез флоты Каспий флотилиясе составында хезмәт итәчәк. Флотилия командиры Сергей Алекминский белдергәнчә, быел бу сериядәге беренче корабльләрне сынарга ниятлиләр. «Экипажлар формалаштырылган, хәзер алар әзерлек уза, аларга Каспий флотилиясенең иң яхшы командирлары билгеләнгән. Сынап карау процесслары тиз, билгеләнгән срокта узар дип уйлыйм. Без яхшы корабльләр алырбыз дип ышанам», - диде вице-адмирал.
«Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев