Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

ХӘЕРЛЕ ЮЛ СИҢА, «БАУЛЫ»!

Баулы даны дөнья гизә башлады. Татарстанда нефть табылгач, шул җир байлыгын чыгаручы беренче скважина куелган җир ул үзе Баулы. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте төзегән нефть ташучы танкерга атаклы нефтьчеләр каласы - Баулы исеме кушылган. Узган җомга көнне озынлыгы 140 метр, киңлеге 16,6 метр булган шул танкерны...


Баулы даны дөнья гизә башлады. Татарстанда нефть табылгач, шул җир байлыгын чыгаручы беренче скважина куелган җир ул үзе Баулы. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте төзегән нефть ташучы танкерга атаклы нефтьчеләр каласы - Баулы исеме кушылган. Узган җомга көнне озынлыгы 140 метр, киңлеге 16,6 метр булган шул танкерны кораб төзүчеләр тантаналы төстә суга төшерделәр.

Ильяс САЛИХҖАН

Баулылылар рәхмәтле заводка. Татарстан нефтьчеләре шәһәре исемен дөньяга таныта бит алар. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Баулы кунаклары рәхмәт йөзеннән завод халкына концерт куйды. Митингка җыелганнар алкышка күмде нефть ягыннан килгән артистларны. Бигрәк тә Илфат Галимҗановның дәртле җырлары һәм баянда уйнаган көйләре эшче халкының күңелләренә хуш килде, ахры. Илшатны һәр чыгышыннан соң дәррәү кул чабып озаттылар.
Әйе, танкерны суга төшерү концерт белән башланып, тантаналы төстә, традиция таләп иткән һәр гамәл үтәлеп дәвам итте. Россия Федерациясе һәм Татарстан гимннары яңгырады башта. Аннары, гадәт буенча, яңа корабка шампан шешәсен бәреп ваттылар. Шунда ук митингка җыелган халыкны «Баулы»ның исем анасы белән дә таныштырдылар. Шушы яңа танкерга заказ бирүче Мәскәү оешмасында бухгалтер булып эшләүче Екатерина Пантелеева булып чыкты ул.
Гадәти чаралар башкарылгач, кораб хәрәкәткә килде: «Баулы» Идел култыгына таба юл алды. Үзенең хезмәт җимешен завод халкы, кул чабып, озатты.
Әйтергә кирәк, елга һәм диңгез киңлекләрендә нефть һәм бензин ташый ала торган мондый танкер икенчесе төзелә инде заводта. «Альметьевск» дип аталган беренчесе диңгездә дәүләт сынауларын үтә.
Диңгездә йөзә торган кораб катлаулы техника буларак игътибарга лаек. Яшел Үзән осталары төзегән танкер үзенчә матур да иде. Тантанага килгән күп санлы кунаклар үзләренең соклануларын яшермәде. Аеруча Мәскәүдән килгәннәр аңа мөкиббән китеп карап торды.
Акционерлык җәмгыятьнең генераль директоры Ренат Мистахов шунда ук форсаттан файдаланып алды: үзләренең фидакарь тырышлык куеп хезмәт итүче осталарын, митингта аерым тезеп, мөхтәрәм кунакларга күрсәтте һәм бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, төрле һөнәр ияләре бар иде араларында. Мисалга, титаннан детальләр кою моделен ясаучы Рөстәм Тимершин бигрәк тә сирәк һөнәр иясе булып чыкты: бөтен кораб төзү министрлыгында иң югары 6нчы разрядка ия булган бердәнбер оста биредә хезмәт итә икән бит.
Заводның тырышларына район һәм шәһәр башлыгы бүләкләре дә тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин кулыннан алды алар бүләкләрне.
- Хезмәтегез дәвамлы булсын! Үзегезнең гаиләләрегезгә яхшы хезмәт хакы да дигән сүз бит бу. Шулай ук, шәһәрне карау, балалар бакчаларын төзекләндерү кебек кирәкле чараларга да салым формасында шуннан керә акча шәһәр бюджетына. Мондагы кебек эшләре булганнарның гаиләсе тыныч һәм бәхетле була. Заказлар өзелмәвен телим сезгә! - дигән теләк белән башлады ул завод уңганнарын тәбрикләвен.
«Баулы»ның язмышы билгеле: анда хәзер приборлар һәм йөзүгә кирәкле башка җиһазлар урнаштырыла. Җиһазландыру төгәлләнгәч, кораб диңгезгә дәүләт сынауларын үтәргә чыгачак. Диңгезнең давылламыйча тыныч торуын телик яшел үзәнлеләрнең «Баулы»сына.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев