Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

«Балкыш» фестивалендә

Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Шул көйләр әллә кайларга, еракларга алып китә. Безнең дә Идел аръягы зур талантларга бай. Шулай, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, оргкомитет председателе Ф.Х.Мөхәммәтшин ветераннар арасында «Балкыш» фестивален үткәрү турында боерык игълан итте. 22 июньдә Норлат авылы мәдәният йортында «Балкыш» фестивале булып узды. Анда безнең өлкән...


Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Шул көйләр әллә кайларга, еракларга алып китә.

Безнең дә Идел аръягы зур талантларга бай. Шулай, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, оргкомитет председателе Ф.Х.Мөхәммәтшин ветераннар арасында «Балкыш» фестивален үткәрү турында боерык игълан итте. 22 июньдә Норлат авылы мәдәният йортында «Балкыш» фестивале булып узды. Анда безнең өлкән яшьтәге ветераннарыбыз катнашты. Унбиш авылдан, ерак юлны якынайтып килгән кунакларыбыз, үзләренең җырга, моңга гашыйк икәннәрен исбат иттеләр. Алар чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, җырлары, шигырьләре, биюләре аша тамашачыга җиткерделәр. Шулар арасыннан Мулла Иле авылыннан нәфис сүз остасы Рәхмәтуллина Кадрия апабыз «Вәхшәт» шигыре белән күңелләрне тетрәндерде, кайнар яшьләрдән күзләр чыланды. Акъегет авылыннан Борһанова Зәйтүнә «Җидегән чишмә» җырын акапелло жанрында башкарды. Аның җырлавы челтерәп аккан чишмә сыман иде. Норлаттан Гаффарова Равия апа белән Габидуллина Мәйсәрә апабыз күп еллар инде шушы йортыбызда сәхнә ветераннары, «Ялкын» ансамбле җырчылары. Алар моңлы, көчле тавышлары белән тагын бер кат үзләренең сәхнәгә гашыйк кешеләр икәнен исбат иттеләр. Карамалы Таудан «Матрёшки» ансамбле солистлары чыгышлары белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын сокландырды. Сокланмаслык та түгел бит, рус милләте җырчылары, рәхәтләнеп татарча бии-бии, «Тала-тала» җырын башкардылар.
Катнашучыларыбызны жюри әгъзалары А.Ю.Галиев, Ф.К.Мусина, Ф.С.Зыятдинова бик игътибар белән тыңладылар һәм тамашачы белән берлектә уртак фикергә килделәр.
Олы Шырдан авылыннан катнашкан «Саруна» ансамбле «Шәл бәйләдем» җыры белән беренчелекне яулап, II турга чыкты. Шәл бәйләү йоласы аларга элек- электән килгән, хәзерге көнгә кадәр, ата-бабаларыбыз мирасын саклап, аны сәхнәдә, яшь буынга да җиткерә белделәр.
Фестивальдә катнашучылар үзләренең сәләтләре, сүнмәс-саекмас дәртләре, яшь күңелләре белән барчабызны да таң калдырды. Өлкән яшьтәгеләрнең шулай сәнгатькә тартылуларына без бик шатбыз. Шундый кешеләр янәшәбездә булганда, яшәве дә күңеллерәк.
Шәүкәт Миңнуллин.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X