Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яшел үзәнле тагын генераль директор итеп билгеләнде

Яшел үзәнле, районыбызның Ключи авылында туып үскән, берничә ел район башлыгы булып торган Сергей Когогин тагын 4 елга "КамАЗ"ның генераль директоры итеп билгеләнде. Мәскәүдә "Ростех" генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә быел беренче тапкыр "КамАЗ" җәмгыяте директорлары Советы утырышы булды. Утырышта катнашучылар узган 2013 елга нәтиҗәләр ясады. Россиядә авыр йөк машиналары...

Яшел үзәнле, районыбызның Ключи авылында туып үскән, берничә ел район башлыгы булып торган Сергей Когогин тагын 4 елга "КамАЗ"ның генераль директоры итеп билгеләнде.

Мәскәүдә "Ростех" генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә быел беренче тапкыр "КамАЗ" җәмгыяте директорлары Советы утырышы булды. Утырышта катнашучылар узган 2013 елга нәтиҗәләр ясады. Россиядә авыр йөк машиналары җитештерү 28 процентка түбәнәю фондында "КамАЗ" өлеше 33тән 45 процентка үскән. Эчке һәм тышкы базарда автогигант 43,8 мең автомашина саткан, бу алдагы елга караганда нибары 4 процентка кимрәк. Алдан фаразланган күрсәткечләргә караганда компания кереме 110 млрд сум,, ә табыш - 4 млрд сум. 2013 елда инвестициягә 4,3 млрд сум сарыф ителгән.

Моннан кала, директорлар Советы "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры вазифасына тагын 4 елга Сергей Когогинны билгеләде, дип хәбәр итә "Интертатру " .

фото avtosreda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев