Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Яшел Үзән сөт комбинаты яши һәм яшәячәк

Предприятиенең чиста табышы ел нәтиҗәсе буенча 27,5 миллион сум тәшкил итеп, ул 2010 ел дәрәҗәсеннән 4,4 тапкыр артыграк. «Яшел Үзән сөт комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятендә банкротлык процедурасы баруга карамастан, ул нәтиҗәле эшләвен, сыйфатлы продукция җитештерүен дәвам итә. Күптән түгел 55 еллыгын билгеләгән комбинат җитди сынау узган. Предприятие продукциясен тотрыклы җитештерә,...


Предприятиенең чиста табышы ел нәтиҗәсе буенча 27,5 миллион сум тәшкил итеп, ул 2010 ел дәрәҗәсеннән 4,4 тапкыр артыграк.
«Яшел Үзән сөт комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятендә банкротлык процедурасы баруга карамастан, ул нәтиҗәле эшләвен, сыйфатлы продукция җитештерүен дәвам итә. Күптән түгел
55 еллыгын билгеләгән комбинат җитди сынау узган.

Предприятие продукциясен тотрыклы җитештерә, бөтен дәрәҗәдәге салымнарны түли, хезмәт хакын түләүдә бурычлары юк. Ә менә банкротлык турында имеш-мимешләр былтыр ук ишетелә башлаган иде. Ничек кенә булмасын, комбинат җитештергән продукцияне бик яратып кулланган яшел үзәнлеләр өчен дә бу хәбәр кабул итә алырлык яңалык түгел һәм була да алмый. Шулай да, имеш-мимешләргә нокта куярга кирәк.
Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, предприятиенең ВТБ банкына 285,75 миллион доллар бурычы булып, түләү срогы 2009 елның 20 октябрендә үк чыккан. Бу бик зур сумма, әйтик, комбинатның үзен генә дә кайбер экспертлар 40 миллион доллар белән бәяли. Әмма шуны ассызыкларга кирәк, әлеге бурычның комбинатның производство эшчәнлегенә бер кагылышы да юк. Ул кредит линиясе буенча «Руссагропром» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең поручителе булудан барлыкка килгән. ЗМК белән беррәттән «Руссагропром»ның кредит түләүдә тагын биш предприятие поручитель булуы да билгеле факт. Заемчы ВТБ белән кредит килешүе шартларын үтәмәгәннән соң, банк аның бурычларын комбинаттан таләп итә башлагач, ЗМКга үзенең «банкротлыкка чыгуын» игълан итәргә мәҗбүр булган.
Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган комбинатның башкарма директоры Владимир Успеньев 2011 елны предприятиенең яшәргә сәләтлелеген сынау этабы булды дип сөйли. Комбинат бу имтиханны, бернәрсәгә карамастан, уңышлы тапшырган.
- Комбинатта банкротлык процедурасы кертелсә дә, без үз позициябезне генә түгел, ә сөт җитештерү тармагын да ныгыта алдык, - дип сөйли Владимир Дмитриевич. - Без олылар һәм балалар өчен экологик яктан чиста 60 исемдәге продукция җитештерәбез. Без шулай ук «Ашан», «Бәхетле», «Магнит», «Метро», «Перекресток», «Реал», «Эдельвейс» һәм башка шундый эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Бигрәк тә яшел үзәнлеләрнең ЗМК продукциясен үз итүе безне бик шатландыра.
Былтыр товар продукциясенең күләме 823 миллион сум тәшкил итте. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 32 процентка күбрәк.
Уртача хезмәт хакы - 22170 сум. Чагыштыру өчен: 2009 елда - 16502 сум, 2010 елда - 18290 сум, ә 2012 елда - 24103 сум. Хезмәт хакын шундый дәрәҗәдә тоту предприятиедә квалификацияле белгечләрне саклап калырга ярдәм итә.
Монда энергияне экономияле тотуга игътибар зур. Сату рентабельлеге ике тапкыр артып, ул 8,4 процент тәшкил иткән. Әйтергә кирәк, моңа бәяләр арттыру исәбенә түгел, ә җитештерүчәнлекне һәм сыйфатлы продукция җитештерү нәтиҗәсендә ирешелгән.
2011 елда бөтен төрле бюджетларга 50,5 миллион сум күчерелеп, ул 2010 елдан 38 процентка күбрәк булган.
«Бәләкәч» программасы гамәлгә ашырыла башлагач, балалар ашамлыклары әзерләү цехында эш тагын да җанланган. Бер ел эчендә комбинат балалар өчен 4708 тонна сөт ашамлыгы җитештергән. Аны кулланучыга вакытында илтеп җиткерү максатыннан дүрт изотермик автофургон һәм автомолоковоз сатып алынган. Алай гына да түгел, рефрижератор җайланмалы ике «КамАЗ» автомобиле дә алынып, һәр автомашина, маршрутны, йөрүне, ягулыкны контрольдә тоту өчен, «ГЛОНАСС» системасы белән җиһазландырылган.
2011 елда ЗМКда элек башланган берничә проектны - төп производствоны реконструкцияләү һәм автопаркны яңарту эшләрен дә дәвам иткәннәр. Төп капиталга лизингны исәпкә алып кертелгән инвестицияләрнең гомуми суммасы былтыр 25,7 миллион сум тәшкил итеп, ул 2010 елдан күбрәк булган. Боларның һәммәсе үзләренең акчасы исәбенә башкарыла. Быел да, директор сүзләренә караганда, комбинатта продукция ассортиментын киңәйтү, табышны арттыру кебек эшләр дәвам итәчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев