Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Тимер-корыч коючылар немец төгәллегенә мөкиббән

«Металлист» заводын Яшел Үзәндә яхшы беләләр. Рәсми телдә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте дип исемләнсә дә, халык аны элек-электән шулай гади генә итеп бер сүз белән атап йөртә. Исеме җисеменә туры килгәнгә халык атамасы онытылып юкка чыкмыйдыр, мөгаен. Тимер-корыч һәм башка төр металлар белән эш йөртеп кораб...

«Металлист» заводын Яшел Үзәндә яхшы беләләр. Рәсми телдә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыяте дип исемләнсә дә, халык аны элек-электән шулай гади генә итеп бер сүз белән атап йөртә.
Исеме җисеменә туры килгәнгә халык атамасы онытылып юкка чыкмыйдыр, мөгаен. Тимер-корыч һәм башка төр металлар белән эш йөртеп кораб ясаучы предприятиенең нигезен, асылда, металлургия тәшкил итә дә инде. Чын мәгънәсендә егетлек күрсәтә торган хезмәт урыны ул. Завод соңгы елларда әйбәт кенә күтәрелеп килә, кораб артыннан кароб төзеп җибәреп тора. Осталарына халык зур хөрмәт белән карый. Хезмәт җимешләрен - яңа корабны суга төшерү тантаналы төстә була, журналистлар да җыела. Шундый бер тантанада заводның металлургия тармагында зур үзгәрешләр кертелүе мәгълүм булды. Менә шул яңалыкны белү нияте белән мин заводның баш металлург урынбасары булып эшләүче Марат Нинар улы Сәүбәновка мөрәжәгать иттем. Бу яңарыш ансыз бармас дип уйладым.
Марат Сәүбәнов белән күптән таныш мин үзем. Хәер, Яшел Үзәндә аны белмәгән кеше юктыр да инде. Берүк уйлый күрмәгез: телевизор шау-шуында танылган герой түгел ул - эше белән күтәрелде егетебез. Берсен генә китерим биредә. Узган гасыр ахырында илдәге кризис аркасында завод бик авыр хәлдә кала. Шунда металлург Марат Сәүбәнов заводта җыелган титан, җиз, бакыр кебек төсле металл калдыкларын коеп заготовкалар ясау эшен оештыра. Чүп-чарга тиңләнгән калдыклардан чит илгә сатардай чиста итеп коелган металл заводка валюта китерә. Менә шулай яшь инженер оештырган эш предприятиене таркалудан коткарып кала. Санап китсәң, мактауга лаек хезмәтләре бихисап аның. Төсле металлургия тармагындагы асыл эшләре белән ул, хәтта бөтен Россиядә танылды. 2009 елда «Россиянең иң яхшы инженеры», дигән мәртәбәле исемгә дә лаек булды безнең металлург. Әйе, акча дип чукынган заманыбызда инженер булып та танылып була икән бит менә!
Чыннан да, Марат Сәүбәнов соңгы вакытта кертелә торган яңарыш проектының җитәкчесе булып чыкты. Очрашкач ул сүзен, нишләптер, Германиядән килгән немец инженеры турында сөйләүдән башлады:
- Бездәге тәртипкә шакката немец инженеры. Нигә монтажчылар кич инструментларын алып китәләр, дип аптырый. Шунда гына торып торса, икенче көнне алар артыннан йөреп вакыт әрәм итәсе булмый бит, ди ул... Ераграк куйсаң, тизрәк табарсың, дигән мәкальне белми шул ул. Аннары, эшкә соң тотынасыз, ди. Иртә эшләргә тырышалар икән аларда: иртәнге җиденче яртыдан көндезге өчкә кадәр дәвам итә эш көннәре.
- Гомер-гомергә бездәге тәртипсезлек чит ил кешеләрен аптырашта калдыра инде. Марат, Яшел Үзән заводы тәртипләренә ияләшә алмаган немец инженеры нишли соң сездә?
- Германиядәге «FAT» компаниясенең шеф-монтажчысы ул. Безнең кою цехында форма ясый торган яңа линияләрен урнаштыра. Соравыгызны көтмичә шул яңа линия турында бер-ике генә сүз әйтим. Металл коюның сыйфаты металл салынасы формасыннан бәйле. Бу җиһазларны Англия, Германия һәм Италия фирмалары җитештерә. Без тендер үткәреп әлеге фирманы сайлап алдык. Германиянеке үземә дә ошый: нинди генә сорау чыкса да, алар аны җавапсыз калдырмыйлар һәм төгәл итеп җавап бирәләр. Аннары алар үзләренең җиһазлары бездә яхшы нәтиҗә күрсәтүен телиләр һәм шуның өчен һәртөрле ярдәм дә күрсәтәләр. Аңлашыла инде: фирмаларының данын югары тотарга телиләр немецлар.
- Әлегә кадәр эшләгәне ярамыймы, чит илнеке кыйммәткә төшәдер бит?
- Үзебезнеке бик иске иде. Узган гасырдагы сугыштан соң урнаштырылган булган ул, алтмышынчы елларда өлешчә генә үзгәрешләр кертелгән анда. Бусы, әлбәттә, кыйммәт. Әмма ул үзен тиз аклар дип ышанабыз. Чөнки заказ бирергә теләүчеләр күп килә безгә. Тик, нинди иске җиһазларда форма ясап деталь коюыбызны күргәч, күбесе кире борыла... Менә шулай эшли белеп тә кою цехыбыз эшсез кала иде. Хәзерге яңа линиянең җитештерүчәнлеге дә зур, сыйфат буенча заман таләпләрен дә канәгатьләндерә.
- Германиядән алынган бу линиянең иң мөһим өстенлеге нидә?
- Яңа линиядә катлаулы детальне кою формасын тиз ясарга мөмкин. Яңа формада коелган детальнең тышкы ягы чиста, тиешле шомалыкта булачак һәм өстәмә эшкәртүне таләп итмәячәк. Кою цехыннан әзер деталь чыга - кеше ышанмас та әле моңа! Иң мөһим өстенлеге шул аның. Компьютер белән идарә ителә торган мондый автомат линиясенең, Россиядә беренче буларак, Яшел Үзән заводында куелуы белән горурланабыз да без.
- Чит ил җиһазлары белән бәйләнүнең кыен ягы да юк түгел. Әйтик, ул көйсезләнә башласа, нишләрсез?
- Әйткәнемчә, Германия фирмасы үзенең җиһазларына, саттым да оныттым, дип битараф карамый. Һәр идарә пультында телефон ноктасы бар, сорау чыкса шуны гына тоташтырабыз һәм алар үзләрендәге компьютерда безднең линиянең хәлен күрәчәкләр һәм төгәл «диагноз» куячаклар. Аннары мин яңа линиядә эшләячәк белгечләребезне Германиягә алып барып, әлеге фирмада укуларын оештырдым. Мөстәкыйль эшли алырлык итеп өйрәттеләр аларны анда.
- Белгечләр дигәннән, кадрлар мәсьәләсе заводның авырткан төше икәнлеге мәгълүм инде. Марат, яңа эшкә яшьләрне җәлеп иткәнсездер дип уйлыйм: нинди шартлар тудырдыгыз соң аларга?
- Әйе, яшьләрне алдык бу эшкә. Киләчәкне уйлап. Барсын да мин үзем сайладым, төрле начальство төрткәннәрне алмадым. Яңа эшебез белән чын-чынлап кызыксынган башлы егетләр кирәк бит миңа. Бу идеямне директорыбыз Ринат Искәндәрович тә хуплады. Хезмәт хаклары югары булган контракт төзеделәр алар белән. Башка шәһәрләрдән килгәннәренә, хәтта, тулай торакта интекмәсеннәр өчен, арендага фатирлар да алдыртты директорыбыз. Инде менә эш урыны да өр-яңа... Кыскасы, яшь металлургларга эшлисе дә эшлисе бездә.
- Яңа линиягезне кайчан сынап карыйсыз һәм нинди заказларга өмет баглыйсыз?
- Форма ясаучы һәм коючы яңа линияне сентябрь аенда эшләтеп караячакбыз. Ә заказга килгәндә исә, заводта кораблар ясау күбәйсә дә, аларга детальләр берәр-берәр генә коела бит. Шуңа күрә нефть чыгаручылардан һәм газ кудыручылардан ишле заказлар булыр дип өметләнәбез. Аннары энергетика тармагыннан да күп төрле тәкъдимнәр килә. Аллаһ боерса, эшкә ныклап керешкәч, заводка табышны мулдан китерербез дип ышанам. Әйткәнемчә, мондый заманча корылган яңа линияне бөтен федерациядә без беренче булып эшкә җигәбез.
- Уңышлар телибез Сезгә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев