Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Тарих белән бергә атлый

Россиядә йөз яшен тутырган кешеләр аз булган кебек, йөз еллык предприятиеләрне дә бармак белән генә санарлык. Районыбызның гына түгел, республика һәм илнең горурлыгы булган, абруе чит илләргә кадәр җиткән «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте - «ПОЗиС» бу көннәрдә үзенең 115 еллыгын билгели. Без - журналистлар, заводта аның...

Россиядә йөз яшен тутырган кешеләр аз булган кебек, йөз еллык предприятиеләрне дә бармак белән генә санарлык. Районыбызның гына түгел, республика һәм илнең горурлыгы булган, абруе чит илләргә кадәр җиткән «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте - «ПОЗиС» бу көннәрдә үзенең 115 еллыгын билгели.
Без - журналистлар, заводта аның нәкъ туган көненә туры килдек. Очрашуның максаты - тарихны сеңдергән предприятиенең эшчәнлеге, хезмәткәрләре, киләчәккә корган планнары белән танышу һәм, әлбәттә, генераль директоры - Радик Хәсәнов белән әңгәмә дә кору.
Пресс-турның завод шифаханәсеннән башлануы юкка түгел. Төрле чорларны узган заводның ул көзгесе кебек. Күптән түгел бассейнны ремонтлаганнар. 2002 елда төзелеп, ярыйсы гына искергән дә булган ул. Хәзер аны таныр­лык түгел, тышкы күренеше белән дә, санитар таләпләрнең үтәлеше ягыннан да. Заводта эшләүчеләр ел әйләнәсендә әлеге шифаханәдә сәламәтлекләрен ныгыта. Бу шифаханәгә карап, завод­ның хезмәткәрләре турында ныклап кайгыртуын аңлыйсың.
Экскурсия заводның машиналар төзү инженерлык үзәгендә дәвам итте һәм ул да безне таң калдырды. Үзәк заманча ясалган, җиһазландырылган. Аңлатуларынча, монда көне-төне интеллектуаллар «баш вата», яңа идеяләрен, проектларын гамәлгә ашыра. Күбесе Яшел Үзәндәге КАИ филиалын тәмамлаучы яшьләр булып чыкты. Шулай да, эшләүчеләрнең уртача яшен 40 яшь белән билгелиләр. «Төп «костякны» саклап калырга кирәклеген без күптән аңладык», - диләр монда. Әлеге «башлы» инженерлар составы завод өчен генә түгел, ә чит заказларны да үти. Россиянең зур компанияләренең мөрәҗәгать итүе
ПОЗиС конструкторларының һәм технологларының квалификациясен тануы дип аңларга була. Үзәктә катлаулы, стандарт булмаган технологияләр, автомат комплекслар һәм сынау стендлары проектлана һәм ясала. Проектларның 53 проценты гамәлгә ашырылган. Перспективада, суыткычларны модернизацияләүдән тыш, космос производствосына кагылышлы проектлары да бар. «Вертолеты России» ААҖ, «Роскосмос» һәм суднолар төзелеше предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.
Федераль программа буенча модернизацияләнгән тимерчелек цехының да эшли башлавына әле 3 ай гына узган. Монда барысы да тамырдан үзгәртеп корылган. Яңа җиһазлар, көйләнүче мик­роклимат эшчеләргә заманча шартларда эшләргә мөмкинлек бирә.
Без заводның иң мөһим объектларының берсе - суыткычлар ясау цехында. Монда да үзгәрешләр бихисап, чагыштыру мөмкинлеге дә бар. Бер ягында шау-шулы һәм күп кул хезмәте таләп иткән иске станоклар эшләсә, икенче ягында - өр-яңалары. PREMIER суыту техникасының яңа линиясен җибәрү - елның төп уңышы булган. Яңартылган линиянең биш моделе дә заман таләп­ләренә җавап бирә, ышанычлы һәм фурнитурасының эргономикасы буенча аерыла. Болардан тыш, медицина билгеләнешендәге суыткычларга сорау арткан, бактерицид реоциркуляторлар 4,4 мең данә җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда аларны сату 17 проценттан артып киткән.
-2013 елның төп вакыйгасы - дәүләт оборонасы заказын торгызу булды, - дип сөйли «ПОЗиС» ААҖның генераль директоры Радик Хәсәнов. - 10 ай эчендә безгә махсус билгеләнештәге җитештерүне җайларга туры килде. Һәм без аны эшләдек. Киң масштабтагы модернизация барса да, дәүләт заказын үз вакытында үтәдек. Ул безнең соңгы 20 елдагы иң зур заказ булды. Мин моның өчен завод хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Инжиниринг ягыннан да быел алга китеш искиткеч дәрәҗәдә уңышлы булды. Суыткычлар җитештерүдә 12 миллион дәрәҗәсен уздык. ЮНИДО белән хезмәттәшлек һәм энергияне аз тотучы һәм экологик яктан куркынычсыз технологиягә күчү өчен киң масштаблы модернизацияләү кысасында CANNON Италия фирмасы җиһазлары алдык. Аны 2014 елда монтажлап эшләтеп җибәрер­гә җыенабыз. Предприятие җитештергән заманча көнкүреш техникасы хәзерге конкуренциядә сынатырлык булмас.
Генераль директор киләчәккә корган планнары белән дә уртаклашты:
- Без күптән түгел заказларны арттыру буенча РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзедек. Федераль программа кысасында «Алмаз» корпусы төзелеше тәмамланды. Аны 2014 елда җиһазлауга керешәбез. ВТО шартларында, көнкүреш техникасы базарында үз өлешебезне югалтмас өчен, конкуренциягә бирешми торган продукция җитештерәбез һәм җитештерәчәкбез.
Тарихы ил белән үрелеп барган, кайчандыр ерак 1898 елда француз эшмәкәре тарафыннан корыч кою һәм төзелеш продукциясе җитештерү өчен төзелеп, 1914 елда сугыш кирәк-ярак­лары ясауга үзгәртелгән, Бөек Ватан сугышы елларында кече калибрлы артиллерия өчен һәр өченче снарядны чыгарган, сугыштан соң халыкка кирәкле продукция ясаган, 1959 елдан танылган «Мир» суыткычлары җитештергән, 70нче еллардан тагын сугыш кирәк-яраклары ясарга тотынган Серго исемендәге заводның юбилей датасы - шәһәрнең, яшәүчеләрнең, ветераннарының һәм хезмәткәрләрнең дә олы бәйрәме. Иң куанычлысы - тарихын онытмаган бу предприятие, бүгенге көндә дә аягында нык басып торып, дөнья базарын тагын да ныграк яуларга тырыша.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев