Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Мәсьәлә уйлаганда чишелә

Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының яшь уйлап табучылары Яшел Үзәндә җыелды. 4нче форум дип аталган бу җыен «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә башланып китте. Уйлап табу һәм рационализация - техника өлкәсендә иҗат итү инде ул. Күбесенчә аерым бер кеше үзе генә шөгыльләнә аның белән. Әмма менә шундый иҗат...

Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының яшь уйлап табучылары Яшел Үзәндә җыелды. 4нче форум дип аталган бу җыен «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә башланып китте.
Уйлап табу һәм рационализация - техника өлкәсендә иҗат итү инде ул. Күбесенчә аерым бер кеше үзе генә шөгыльләнә аның белән. Әмма менә шундый иҗат әһелләренең бергә җыелып алулары да кирәкле фал икән. Безгә килүчеләр арасында техниканың төрле тармак вәкилләре бар иде. «Казан вертолетлар заводы», «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе», «Түбән Кама нефтехимия», «Баулы нефть», «Әлмәт труба җитештерү заводы» акционерлык җәмгыятьләре кебек зур предприятиеләрдән килгән яшь уйлап табучылар биредә очрашып, үзләрендәге вәзгыять турында сөйләштеләр. Билгеле, бу иҗади эшнең нәтиҗәле булуы предприятие җитәкчелегеннән дә бәйле. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда үзләренең рационализатор һәм уйлап табучыларына мөгамәлә яхшы дип әйтергә ярый. Нәтиҗәсеннән дә күренә ул. Предприятиенең генераль директор урынбасары Виктор Леонтьев форумда ясаган чыгышында берничә мәгълүмат белән дәлилләде моны. Әйтик, 2012 елда уйлап табучылар һәм рационализаторлар заводка китергән файда 15 млн 419 мең сумга җиткән. Эшләре кулланылган авторларга барлыгы 398,8 мең сум гонорар түләнгән. Акыл хезмәтенең сүрелмәве бик мөһим биредә, чөнки предприятие цехларын заманча җиһазландыру буенча зур эш бара. Шулай ук завод күп заказлар алган. Генераль директор урынбасары әйтүенчә, судно төзүчеләр 2018 елга кадәр эш белән тәэмин ителгән. Җыеп кына әйткәндә, яңа идеяләргә җирлек киң биредә. Эшле булу бик әйбәт, билгеле. Яшел Үзән халкы хезмәт итүче иң зур предприятиеләрнең берсе бит ул. Тик ни гаҗәп, кеше җитми предприятиегә. Бүгенге көндә 500 кешене эшкә алырга була, дип белдерде Виктор Леонтьев. Әйе, бу зур проблема, предприятиенең кадрлар хезмәтенә уйларга җирлек бар монда. Чыннан да, уйлап эшләсәң, проблема чишелә бит. Ерак йөрисе юк, үзләренең уйлап табучыларыннан гына үрнәк алсалар да ярый. Мисалга, баш металлург урынбасары Марат Сәүбәнов нинди кыен мәсьәләләрне дә чишә алган икән әнә. Аның узган ел гына металлургия тармагында ясаган ачышлары Бөтенроссия патентына лаек булган. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның республика уйлап табучылары алдында горурланырлык эшләре җитәрлек. Яшел Үзән кунаклары шәһәрнең башка предприятиеләрен дә карадылар һәм «Маяк» спорт клубында ял иттеләр.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев