Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Металлурглар җыелды

25 апрельдә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә «Ti-2012 в СНГ» Халыкара Х фәнни-техник конференция делегатлары булып китте. Болар - 2012 елның 22-25 апрелендә Казанда узган конференция делегатлары иде. Конференцияне оештыручы - «Титан дәүләтара ассоциациясе» ябык акционерлык җәмгыяте. Генераль спонсоры - безнең завод. Визит кысаларында конференциядә катнашучылар суднолар...

25 апрельдә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә «Ti-2012 в СНГ» Халыкара Х фәнни-техник конференция делегатлары булып китте. Болар - 2012 елның 22-25 апрелендә Казанда узган конференция делегатлары иде. Конференцияне оештыручы - «Титан дәүләтара ассоциациясе» ябык акционерлык җәмгыяте. Генераль спонсоры - безнең завод.
Визит кысаларында конференциядә катнашучылар суднолар төзү һәм металлургия производствосы белән танышты, завод музеен карады. Кунаклар 16нчы цехта - дөньяда титан җитештерү буенча иң зур производстволарның берсендә экскурсиядә булды: цехның производство участокларын һәм промышленность өчен югары тотрыклы рентген аппаратлы камераны файдалануга тапшыру моментын карады.
Титан җитештерү цехында миллионынчы титан отливкасын эшләп чыгаруга багышланган тантаналы чара булды. Тантанада «Титан дәүләтара ассоциациясе» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры А.Александров, «Ак Барс» холдинг компаниясе» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары С.Мухин, Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Грушин, Япониянең титан ассациациясе президенты Масаширо Тсутсуи катнашты.
Ахырда заводның титан җитештерү производствосының алдынгы хезмәткәрләренә ведомство, шулай ук ассоциациянең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Горький исемендәге заводтан алынган мәгълүмат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев