Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

Кораб төзүчеләр фатирлы булды

Татарстан Республикасы көне алдыннан «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә яңа корабка нигез салу тантанасы булды. Бу уңайдан заводка бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Әйтергә кирәк, бәйрәмнәрне безнең халык истә калырлык күңелле вакыйгалар белән билгеләп үтә. Быелгы Республика көне дә шундый бәйрәмнәр рәтендә. Горький исемендәге заводта «Вышний...

Татарстан Республикасы көне алдыннан «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә яңа корабка нигез салу тантанасы булды. Бу уңайдан заводка бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде.
Әйтергә кирәк, бәйрәмнәрне безнең халык истә калырлык күңелле вакыйгалар белән билгеләп үтә. Быелгы Республика көне дә шундый бәйрәмнәр рәтендә. Горький исемендәге заводта «Вышний Волочек» исемен йөртәчәк яңа корабка нигез салынды. Ул - Россия флоты өчен төзеләчәк кече ракета кораблар сериясеннән 6нчысы. Кораб суда теләсә нинди дошманның котын алырлык корал белән җиһазландырылачак, шулай ук һавадан һәм ярдан һөҗүм итүчеләргә каршы торырлык. Судноның озынлыгы - 74,1, киңлеге 11 метр. Производствоны яңа җиһазлар белән тәэмин итү заказларны уңышлы үтәп чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
- Горький исемендәге завод - тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе, - дип сөйли яңа корабка нигез салу тантанасында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов. - Дәүләт, заводны яңа заказлар белән тәэмин итеп, аңа үзенең ышанычын белдерә.
Дәүләт заказларын уңышлы үтәүче предприятие социаль программаларга да зур әһәмият бирә. Бер ел эчендә эшчеләр өчен шәһәр үзәгендә сафка баскан күп катлы торак йорт - шуның ачык мисалы. «Зеленодольск-Стройсервис» ширкәте директоры Анатолий Гришков ошбу торак йортның символик ачкычын заводның генераль директоры Ринат Мистаховка тапшырды. Яңа торак йорттан заводның 120 гаиләсе, шул исәптән яшь белгечләр ташламалы шартларда фатир алды.
- Заводның төп байлыгы - хезмәт сөючән эшче-хезмәткәрләре һәм алар зур заказларны үтәүгә сәләтле, - диде завод директоры, торак йортны файдалануга тапшыру вакытында.
Кунаклар, завод эшчеләрен бәйрәм белән котлап, һәркайсына саулык-сәламәтлек, имин көннәр теләде.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев