Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

Җырлары аша чумдыра алар сихри моңнар иленә

Яңа ел бәйрәмнәре шаукымы бераз тынгач, гыйнвар ахырында, яшел үзәнлеләрне кызыклы концерт-тамаша көтә. Казанныкын гына түгел, Мәскәү артистларын да әледән-әле күреп торган Яшел Үзән тамашачысын җәлеп итүе җиңел булмаса да, бу тамаша бик үзенчәлекле булачак. Артистларның берсе - якташыбыз Фирдания Зарифуллина булса, икенчесе Татарстанныкын гына түгел, ә Россия төбәкләре сәхнәләреннән...

Яңа ел бәйрәмнәре шаукымы бераз тынгач, гыйнвар ахырында, яшел үзәнлеләрне кызыклы концерт-тамаша көтә. Казанныкын гына түгел, Мәскәү артистларын да әледән-әле күреп торган Яшел Үзән тамашачысын җәлеп итүе җиңел булмаса да, бу тамаша бик үзенчәлекле булачак. Артистларның берсе - якташыбыз Фирдания Зарифуллина булса, икенчесе Татарстанныкын гына түгел, ә Россия төбәкләре сәхнәләреннән үзенең моңлы тавышы белән тамашачыны әсир иткән Казан филармониясе артисты Гүзәл Җәләлова.
Икесенең дә үзенчәлекле, кабатланмас тавышы, тамашачының күңеленә үтеп керерлек моңы бар. Шушы концерт алдыннан алар безнең редакциядә кунакта булып, үзләренең сәхнәдә генә түгел, ә тормышта да кызыклы шәхес булуларын күрсәтте.
- Фирдания, минем синең турында «Су буенда учак яна» җырын Зөһрә Шәрифуллинадан да остарак җырлый иде дип ишеткәнем бар. Хәзер Хәмдүнә Тимергалиева белән дә чагыштыручылар табыла. Ничек кенә булмасын, танылган артистлар белән чагыштыралар икән, димәк, җырларың белән тамашачының күңелен яулыйсың. Үзең турында бераз сөйләсәң иде?
- Мин Яшел Үзән районының талантларга бай Мулла Иле авылында туып-үстем. Биш яшемнән җырлый башладым. Бөтен концертларда катнаша идем. Мәктәпне тәмамлагач, мине элеккеге район мәдәният бүлеге мөдире мәрхүм Әслах Баязитов үзе җитәкләп, Казанга училищега укырга керергә алып китте. Укытучым Сания апа Фазлыева моны ишетеп, мәктәпне медальгә тәмамлап, институтка керергә кирәк дигәч, Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Кайбыч егете белән танышып, гаилә кордык. Хәзер инде өч балабыз бар. Артистлар Габделфәт Сафин, Зөфәр Билалов, Илсур Мортазинның концерт бригадаларында җырладым. Хәзер Гүзәл белән үзебез концерт оештырдык.
- Фирдания, син өч балаңның яраткан әнисе, ир хатыны, гастрольләргә ничек чыгып китәсең?
- Балалар бер-берсен караша. Аларны гонорар биреп кызыксындырам (көлә). Ирем нык булыша, аның түзгәненә рәхмәт. Гаиләбез белән сәнгатькә гашыйк кешеләр без. Улым музыка мәктәбен бетерде. Уен коралларында оста уйный, җырлый. Кызым да шулай. Өч бүлмәле фатирыбыз консерваториядән ким түгел.
Әңгәмәгә, тыйнаклыгы белән аерылып торган, сәхнә сандугачы Гүзәл Җәләлова кушыла:
- Җырчы таланты миңа әти-әниемнән бирелгән. Әтием: «Син, кызым, озын көйләрне матур җырлыйсың, сулыш алуың дөрес», - дип әйтә иде. Репертуарыма «Шахта», «Гөлҗамал» көйләрен кертәм. Ретро һәм Марат Кәбиров, Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган җырларны яратам.
Мин тумышым белән Балык Бистәсе районыннан. Казанның Мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамладым. Концертлар белән бик күп төбәкләрдә чыгыш ясарга туры килә. 2003 елдан бирле сольный концертлар бирәм. Шәхси тормышыма килгәндә, әлегә ялгызмын, әмма тиң ярымны табудан өметемне өзмим. Балаларны яратам, туган-тумачамны, әти-әниемне хөрмәт итәм.
- Гүзәл, Сез күп сәхнәләрдә чыгыш ясаган жырчы буларак әйтегез әле, кайсы якларда тамашачы татар җырчысын мөкиббән килеп каршы ала? Яшел Үзәндә ул бик сайлаучан.
- Яшел Үзәнгә минем «Солянка» концертлары белән килгәнем булды. Халык кабул итмәде дип әйтә алмыйм. Татарстаннан ераграк киткән саен, тамашачы татар җырчысын җылырак каршы ала. Башкортстанда күтәреп алалар, Себердә бик яраталар. Чаллы тамашачысы киң күңелле. Татар булмаган җир юк, ә ул бар җирдә моң, туган якны сагыну, үзара хөрмәт сизелеп тора.
- Фирдания, Гүзәл, яшел үзәнлеләргә теләкләрегез нинди?
25 гыйнварда концертыбызда көтеп калабыз. Зәвыклы, мәдәниятле чара булыр ул. Тамашачы, һичшиксез, үзенә рухи азык алып китәр.
Яшел Үзәндә концертыбызны оештыруда булышкан мәдәният идарәсенең яңа җитәкчесе Ринат Рәшит улына, урынбасары Рамил Ринат улына рәхмәтебез зур. Шундый милли җанлы җитәкчеләр килгәч, хәзер Яшел Үзәндә дә милли мәдәниятка игътибар артыр дип уйлыйбыз.
- Сезгә иҗади уңышлар, концертларыгызның шыгрым тулы залларда узуын телибез. Матур чыгышларыгыз белән безне шулай куандырып торыгыз!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250