Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

Сәләтле син, Норлат ягы!

Пенсионер булгач, кибет тирәсендә еш йөрергә туры килә: әле сөте кирәк, әле мае дигәндәй... Беркөнне кибет янында эленгән белдерүгә күз төште: МБЦ «ЦКС Заволжье» диелгән. Анысы тагын нәрсәдер, әмма концерт була дигәнне аңладым. Тиз генә кайттым да, хәләл җефетемне ияртеп мәдәният йортына килдем. Ә анда кеше күп җыелган иде. Идел...

Пенсионер булгач, кибет тирәсендә еш йөрергә туры килә: әле сөте кирәк, әле мае дигәндәй...

Беркөнне кибет янында эленгән белдерүгә күз төште: МБЦ «ЦКС Заволжье» диелгән. Анысы тагын нәрсәдер, әмма концерт була дигәнне аңладым. Тиз генә кайттым да, хәләл җефетемне ияртеп мәдәният йортына килдем. Ә анда кеше күп җыелган иде. Идел аръягы авылларында эшләп килүче мәдәният йортлары хезмәткәрләренең, бергә җыелып, концерт куюлары икән. 23 мәдәният йортыннан килгән үзешчәннәр Норлатны гөрләтте.
Талантлар күп икән безнең якта. Нурлы йөзләре, заманча матур костюмнары, моңлы тавышлары, дәртле биюләре таң калдырды. Бүгенге заманда онытылып бара торган тальян моңнарын да ишетергә насыйп булды. Мулла Иле, Акъегет, Күгеш, Күгәй, Татар Танае, Урысбага үзешчәннәре - искиткеч.
Мине бик тә сөендергәне якташларымның чыгышы булды. Концертны Олы Шырдан сандугачы Наҗия Хәсәнова «Ялгызлык утында янмагыз» җыры белән башлап җибәрде. Олы Ачасыр үзешчәннәре күрсәткән скетч та кызык булды. Туган авылым Кече Шырданнан классташым Фрунзеның улы Рамил Шакировның да чыгышы чын артистлардан ким булмады. Мин, Шырданның патриоты буларак, алар өчен горурланып, сөенеп утырдым.
Иң сөенечлесе шул: кечкенә авылларда да үзешчәннәр тик ятмый. Тау Иле сандугачы Әлфинур Сәлахованың моңлы җыры күңелләргә үтеп керде. Әрә, Юынчы, Өтәшкә, Панау, Наратлы үзешчәннәре дә искиткеч матур чыгыш ясады. Ул авылларда авыл җирлеге Советлары, мәктәпләр дә юк бит. Мәдәният хезмәткәрләре, кечкенә генә хезмәт хакына, авылның җанын саклап, үз эшләрен намус белән үти бирә.
Татар халкының таланты таш астыннан шытып чыккан үлән кебек ул. Дөнья бетмәсә, кечкенә авыллар бетмәс, Аллаһ боерса. Анда түзем, эшчән, үҗәт, намуслы кешеләр генә яши.
Концерт ничек дәртле башланып китсә, шулай күңелле генә - Шәүкәт Миңнуллин һәм Айнур Нурмиев башкаруында җыр белән тәмамланды. Без, Норлат мәдәният йортында уздырылган тамашаларга яратып йөрүчеләр, шушы бәйрәмне оештырган Шәүкәт Миңнуллинга, һәр авылның мәдәният йорты мөдирләренә, үзешчәннәргә, авыр, әмма җаваплы эшләрендә иҗади уңышлар телибез.
Рокыя Гатиятуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250