Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
сәхнә

Салаваттан – беләзек

1 августта Филармония залында Салаватның чираттагы концерт сезоны башланды. Монысы - 24нче сезон. Әлифел ТАРАЗОВА Бу көнне Филармониянең концертлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Залда без телевизор экраннарыннан гына күреп белгән Татарстанның танылган шәхесләре, халык депутатлары, мөхтәрәм затлар. Шул исәптән безгә дә Салаватның беренче концертын карау насыйп булды....


1 августта Филармония залында Салаватның чираттагы концерт сезоны башланды. Монысы - 24нче сезон.

Әлифел ТАРАЗОВА

Бу көнне Филармониянең концертлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Залда без телевизор экраннарыннан гына күреп белгән Татарстанның танылган шәхесләре, халык депутатлары, мөхтәрәм затлар. Шул исәптән безгә дә Салаватның беренче концертын карау насыйп булды. Беренче коймак төерле була диләр, әмма бу сүзләр Салаватка кагылмый. Хәер, ул үзе дә, беренче концертка мөнәсәбәтен һәм тамашага килгән тамашачыга рәхмәтен белдереп, мин сезне 10нчы концертыма чакырыр идем, диде. Сүз сөрешеннән аңлашылганча, 10нчы концертта кайбер җырлар да алмашырга мөмкин, концерт костюмнары да. Шулай булса да, тамашачы, шул исәптән без дә, концерттан бик разый булдык.
Концертта лирик җырлар күп. Салават аларны тагын да моңлырак җырлый кебек. Җырларның сүзләре җитди: яшәүнең мәгънәсе турында уйландыра. Фирзәр Мортазинның Илдар Юзеев сүзләренә иҗат ителгән «Хуш инде» җырын күз яшьләрсез генә тыңлап та булмый. Экранда бакыйлыкка күчкән, әмма халык күңелендә мәңге сакланачак легендага тиң, гомер буена халкыбызга армый-талмый хезмәт иткән олы шәхесләр: Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Шамил Закиров.
Репертуарында күпчелеге яңа җырлар. Нигездә, Альфред Якшимбетовның Рөстәм Зәкуан сүзләренә иҗат ителгәннәр. Тулаем концерт киләсе елның җәендә Казанда узачак Универсиадага багышланган иде. Алып баручылар Ядкарь Хәбибуллин, Рифат Зарипов, Таһир Гайнуллин, юмор катыш җитди итеп, Универсиаданы инде дөньяга танылган Сабантуйада итеп үткәрергә кирәк дигән фикерне алга сөрде.
«Салават» җыр студиясенең составы үзгәрмәгән диярлек. Тамашачыга яхшы таныш Зөлфәт Фәхретдинов, Ләбибә матур җырларын башкарды. Һәрвакыттагыча, булачак сәхнә йолдызлары белән таныштык. Салаватның укучысы Илнур Коләхмәтов, думбрада уйнап, тамак төбе белән җырлап, тамашачыны шаккатырды. Татарстанның халык артистларына пародияләр башкарган Рамилә Хәмидуллина да (ул Башкортстан кызы) кимен куймады: Зәйнәп, Венера, Маша Распутина булып җырлады ул.
Салават, бер яктан яшьләрне, исемнәре халыкка әлегә билгеле булмаган яшь талантларны сәхнәгә алып чыкса, икенче яктан, өлкән җырчыларга тамашачы белән очрашу бәхете бирә. Тамашачы игътибарына берничә яңа җырын тәкъдим иткән Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны залдагы халык аягүрә басып каршылады һәм, чәчәк бәйләмнәре тапшырып, аягүрә басып озатты.
Халкына һәркайда игелек эшләүне яшәү принцибы итеп алган Салават бу юлы да үзенә тугры булып калды. Концерт карарга килгән иң өлкән тамашачыга - 86 яшьлек әбигә партнерлары - «Алмаз-холдинг»та эшләнгән затлы көмеш беләзек тапшырды. Ураза тотучыларга уңайлы булсын дип, концертның тәнәфесе авыз ачу, ахшам намазы вакытына туры китерелгән иде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: сәхнәгә өр-яңа тавыш, ут җиһазлары урнаштырылган. Ерак арадан килүчеләр өчен, бүтән концертлардан аермалы буларак, машина кую урыннары да иркен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев