Яшел Үзән

Закон һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар

  • 9 август 2018 - 14:00
    Янаган өчен җәза
    Кайберәүләргә ата-анасына кул күтәрү берни дә тормый. Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы 53 яшьлек яшел үзәнлегә гаепләү чыгарып, эшен судка биргән.
    320
    0
    0
  • 26 декабрь 2014 - 08:29
    Исерек машина йөртүчеләргә җәза кырыслана - канун хупланды
    Бүген Россиянең Федерация советы исерек килеш машина йөртүчеләргә карата кырыс җәзалар турындагы канунны хуплады. Россиядә ел саен юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 25 мең кеше үлә, 250 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдә имгәнә. Шунысы кызганыч: әлеге саннар соңгы өч ел эчендә кимеми диярлек. Хәтерләсәгез, 2012 елда исерек йөртүче автобус тукталышында 7 кешене бәрдереп...
    430
    0
    0
  • 19 декабрь 2014 - 11:03
    33 елга рәшәткә артына
    Казанның Киров районы суды наркотиклар тарату белән шөгыльләнүчеләргә карата суд карары чыгарды.
    371
    0
    0
  • 16 декабрь 2014 - 05:27
    Штрафны вакытында түләмәсәң, икеләтә арта
    5 декабрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы тапкыр рейд уздырып, 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләр тарафыннан 27 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән. - Комаров урамында «ВАЗ-321074» автомобилен туктаткач, машина йөртүче - 62 яшьлек ирнең исерек булуы ачыкланды, -дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Ул, бер стакан сыра...
    473
    0
    0
  • 15 декабрь 2014 - 12:09
    Яшел Үзән автомобиль карагы тотылган
    Гоголь урамында яшәүче үзенең автомобиле югалу турында полициягә хәбәр итә. Автомобиль Каюм Насыйри урамында юлдан төшеп киткән урында табыла. Салонда беркем дә булмый, әмма аяк эзләре калган була. Шушы аяк эзеннән пролиция хезмәткәрләре каракны Заикин урамында тота. Тоткарланучы 10 автомобиль урлауда катнашуын таный. http://u0.s.vpenze.ru/userfiles/picoriginal/img-20140207121125-395.jpg
    535
    0
    0
  • 15 декабрь 2014 - 07:07
    Наркополицейскийлар бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмый
    «Үлем саталар, хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы барышында Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан алты мөрәҗәгать килгән. - Бу мөрәҗәгатьләрдә наркотикларны сату һәм куллануга бәйле фактлар турында мәгълүматлар бар иде, - дип сөйли бу хакта оперуполномоченный Светлана Крылова. - Һәр мөрәҗәгатьне оператив-тикшерү төркеме тикшерә. Мәсәлән,...
    431
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 10:57
    Кәефләнәм дип, суд эскәмиясенә эләгүең бар
    Илнең кайбер регионнарында яңа төр синтетик наркотиклар таралуга бәйле рәвештә наркополицейскийлар наркотик матдәләр таралуны кисәтү буенча комплекслы чараларны актив уздыра башлады. Яшел Үзән прокуратурасы Яшел Үзән наркополицейскийларының оператив-профилактика чаралары барышында 34 яшьлек яшел үзәнлегә ачкан гаепләү эшен шәһәр судына җибәрде. - Тикшерү барышында «кәеф­ләнергә яратучыда» 0,37 грамм синтетик наркотик табылды,...
    0
    0
    0
  • 18 ноябрь 2014 - 10:32
    Тыелган матдә агач төбендә генә булган
    Яшел Үзән прокуратурасы наркотик матдә саклаган һәм саткан өчен 22 яшьлек Андрей Леонтьевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) карата ачылган җинаять эшен судка җибәрде. Шәһәр прокуроры урынбасары Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу елның августында Леонтьев Васильевоның Октябрьская урамында кәрәзле телефонына килгән смс-хәбәрдән файдаланып, үзенә наркотик матдәле тәмәке кушылмасы сатып алырга була. Шул уй белән...
    516
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 07:01
    Полиция булышчылары бүләкләнде
    Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә полициягә җинаятьләрне ачуда булышкан яшел үзәнлеләр - Владимир Слинков һәм Роман Шишкин бүләкләнде. Комаров урамындагы кәрәзле элемтә салонына ике егет керә. Исерек егетләр бүләккә дип анда телефон сайлый башлый. Сатучы кыз аларга популяр маркадагы телефон тәкъдим итә. Витринадан алып егетләрнең берсенең кулына бирә һәм...
    426
    0
    0
  • 11 ноябрь 2014 - 10:11
    Законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый
    Коррупциягә бәйле җинаятьләрнең күбесе муниципаль җирләрне бүлгәндә вазифадагы затлар тарафыннан кылына. Октябрь ахырында Яшел Үзән суды Норлат авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге башлыгы , 54 яшьлек Илгиз Кашаповны хезмәт вазифасын үз максатында файдалануын гаепләп, хөкем карары чыгарды. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, Илгиз Кашапов Норлат авыл...
    439
    0
    0
  • 19 июнь 2014 - 19:18
    Яшел Үзәндә 3 фатир талаганнар
    Өч очракта да фатирларга ачкыч яратып кергәннәр. Шәһәрнең Төзүчеләр проспектында яшәүче ширкәт директоры өеннән - чәшке тун, алтын әйберләр, истәлекле акчалар (барлыгы 60500 сум зыян), Королев урамында яшәүче пенсионерның - чәшке тунын, ноутбугын (барлыгы 120 000 сум зыян), матурлык салонында администратор булып эшләүче берәүнең 3 чәшке тунын, чәшке мехыннан жилеткасын...
    382
    0
    0
  • 17 февраль 2014 - 07:35
    Дус кызын буып үтергән
    Яшел Үзән шәһәр суды Карамалы Тауда яшәүче, дус кызын буып үтергән 21 яшьлек Мария Степанованы каты режимлы төрмәдә җибәрде. Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов белдергәнчә, узган җәй Мария Степанова 28 яшьлек яшел үзәнле Екатерина белән дуслаша. Дуслар беркайда да эшләми, шау-шулы компанияләр ярата. Екатерина хәтта Мария янына күченеп тә...
    400
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 06:25
    "Яңа Тура” объектын кабул иткән инженер ике миллион сумга штрафка тартылды
    Татарстан тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, ""Яңа Тура" объектын кабул иткән "Татинвестграждан проект" инженерына карата суд карары чыгару өчен, җыелган дәлилләр җитәрлек дип саный. Тикшерү һәм суд аның 2012 елның гыйнварында төзелеш-монтаж эшләренең барышы һәм төзелеп беткән объектларны кабул иткәндә җаваплы итеп билгеләнүен һәм ришвәт алып, эшләрнең төгәлләнүе турында актка кул...
    368
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 09:23
    ТР Президенты УФСКНның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләде
    УФСКНның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәре Игорь Борһанов "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде. Якташыбыз куркыныч наркотик сатучыларны тоткарлаганда яраланган иде. Игорь Корбан улының күкрәгенә медальне наркотикларга каршылык комиссиясенең республика утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе такты.
    418
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 08:42
    Яшел Үзәндә утыз секунд эчендә 10 миллион сум акча юкка чыгасы булган
    10 февральдә Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсеннән килгән гастролер-караклар "Мебель йорты" сәүдә үзәген таларга, кибеттәге алтын эшләнмәләр бүлегенең сейфын машинага төяп качарга уйлый. 30 секунд эчендә 10 миллион сумлык товары булган 100 килограммлы сейфны ишек төбенә алып та килеп җиткән булалар инде. Әмма кибет ведомстводан тыш сак бүлегендә сигнализациядә тору...
    429
    0
    0
Реклама