Яшел Үзән

Сәхнә рубрикасы буенча яңалыклар

  • 25 июль 2015 - 16:47
    Хәния Фәрхи икенче кызын кияүгә бирә (ФОТО)
    Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. "8 августта Алсуыбызның никах туе булачак, Алла бирса. Булачак кияүебез Руслан исемле, ул минем якташым, Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак, Алла теләсә", - диде Хәния ханым.
  • 20 июль 2015 - 10:42
    Бакырчы ЧӘКЧӘКЛӘРне көтә
    Бакырчы "ЧӘКЧӘК"ләрне көтә 27 июль көнне "Болгар радиосы"ның "Чәк-чәк шоу" егетләре-кызлары көтү көтәчәк. Чын көтү! Сыерлы-сарыклы! "Чәк-чәк шоу"лылары да чын. Бу идеяне "Болгар радиосы" уйлап чыгарган. Көтү кайда көтеләсе әлегә билгесез. Авыллар бу мәсьәләдә үзара көч сынашты. Финалда Яшел Үзән районы Бакырчы авылы һәм Актаныш районы Табанлы күл авылы. Кайсына...
  • 5 июль 2015 - 15:41
    Иркә өченче тапкыр әни булды!
    3 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды! Сабый (3200, 53см) Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән.
  • 13 апрель 2015 - 06:32
    Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар әниләрен югалтты
    Әле күптән түгел генә "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән очрашуда Дилә Нигъмәтуллина үзенең әнисендә яман шеш табулары турында әйткән иде. Бар да яхшы булыр, Аллаһ боерса, дип таралыштылар ул чакта. Әмма яман чир беркемне дә аямый. 11 апрель көнне унберенче яртыда Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның сөекле әниләре Флера ханым якты дөньядан киткән....
  • 3 апрель 2015 - 08:21
    Әлфинә Әзһәмова гаиләсендә күңелсез хәлләр
    Кичә җырчы Әлфинә Әзһәмова бертуган энесе Эльвирның тормыш иптәше Эльвираның җидесен үткәреп кайтты. Бу югалту белән җырчы әле дә килешеп бетә алмый.
  • 17 гыйнвар 2013 - 12:20
    Җырлары аша чумдыра алар сихри моңнар иленә
    Яңа ел бәйрәмнәре шаукымы бераз тынгач, гыйнвар ахырында, яшел үзәнлеләрне кызыклы концерт-тамаша көтә. Казанныкын гына түгел, Мәскәү артистларын да әледән-әле күреп торган Яшел Үзән тамашачысын җәлеп итүе җиңел булмаса да, бу тамаша бик үзенчәлекле булачак. Артистларның берсе - якташыбыз Фирдания Зарифуллина булса, икенчесе Татарстанныкын гына түгел, ә Россия төбәкләре сәхнәләреннән...
  • 9 август 2012 - 10:16
    Салаваттан – беләзек
    1 августта Филармония залында Салаватның чираттагы концерт сезоны башланды. Монысы - 24нче сезон. Әлифел ТАРАЗОВА Бу көнне Филармониянең концертлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Залда без телевизор экраннарыннан гына күреп белгән Татарстанның танылган шәхесләре, халык депутатлары, мөхтәрәм затлар. Шул исәптән безгә дә Салаватның беренче концертын карау насыйп булды....
  • 10 июль 2012 - 10:06
    «Балкыш» фестивалендә
    Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Шул көйләр әллә кайларга, еракларга алып китә. Безнең дә Идел аръягы зур талантларга бай. Шулай, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, оргкомитет председателе Ф.Х.Мөхәммәтшин ветераннар арасында «Балкыш» фестивален үткәрү турында боерык игълан итте. 22 июньдә Норлат авылы мәдәният йортында «Балкыш» фестивале булып узды. Анда безнең өлкән...
  • 7 декабрь 2011 - 08:09
    Сәләтле син, Норлат ягы!
    Пенсионер булгач, кибет тирәсендә еш йөрергә туры килә: әле сөте кирәк, әле мае дигәндәй... Беркөнне кибет янында эленгән белдерүгә күз төште: МБЦ «ЦКС Заволжье» диелгән. Анысы тагын нәрсәдер, әмма концерт була дигәнне аңладым. Тиз генә кайттым да, хәләл җефетемне ияртеп мәдәният йортына килдем. Ә анда кеше күп җыелган иде. Идел...
  • 7 декабрь 2011 - 08:08
    Талантларны үстерү үзәге ачылды
    Норлат авылында «Авангард» балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәге ачылды. Шушы клубны ачуда Зөлфирә Килдеева зур көч куйды. Югары белемле педагог-психолог авылның киләчәге, ягъни яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен, аларның сәләтен үстерү йөзеннән, ул клуб эшчәнлеген күп юнәлештә алып барачак. Яшь журналистлар түгәрәге, кызлар өчен Имидж-клуб,...
  • 7 декабрь 2011 - 08:05
    Сагынам җырчы сандугачны
    «Һәркемнең күңелен биләп алган җырчыларны «халык җырчысы» диләр. Зифа Басыйрова шундый җырчы иде. Халык бәгыреннән өзелеп төшкән һәм озак елларга халык күңелендә калган җырчы. Бүген дә аның тавышы, аның моңы безне битараф калдырмый. Димәк, җырчы яши, татар җыры яши!» Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Үз чорының зыялы шәхесе булган халкыбызның...
  • 28 октябрь 2011 - 06:40
    Без дә бардык концертка
    Көзге бакча эшләре, чираттагы яллар тәмамлануга, концерт залларында, мәдәният сарайларында күңел ачу тамашалары, концертлар, спектакльләр сезоны башланды. Шундыйларның кайберсендә без дә булдык. «Татар радиосы»ның эшли башлавына 10 ел тулу уңаеннан «Татнефть» спорт-күңел ачу үзәгендә «Яхшы кәеф» дип исемләнгән музыкаль десант булачагы турында ярты ел буена радио, телевидение аша, газеталарда барган...
  • 28 октябрь 2011 - 06:39
    «Татарча солянка»да
    Яшел Үзән халкы җыр-моңга бик тә сусаган икән. Шулай булмый ни, концертлар сезоны әле башланды гына, җәйге ялдан, дөресрәге, бакча эшләреннән соң җанга рухи азык та кирәк. Моның шулай икәнлеген әле күптән түгел Горький исемендәге мәдәният сараенда булып узган «Татарча солянка»дан күреп кайттык. Ник бер буш урын булсын, әле урындыклар...
  • 28 октябрь 2011 - 06:36
    «Әбиләр чуагы»
    Шундый исемдәге концерт-тамаша узган пәнҗешәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда булып узды. Ул шагыйрь, берсеннән-берсе матур көйләр иҗат итүче үзенчәлекле композитор һәм җырчы Лилия Туманова иҗатына багышланган иде. Яшь, чибәр, талантлы - Лилия Туманованы кыскача гына шулай характерларга мөмкин. Әмма үзенең туган шәһәрен өзелеп сөюче һәм иҗатында Яшел Үзәнгә мәдхия...
Реклама