Яшел Үзән

Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар

  • 14 май 2014 - 10:59
    Яшел Үзәнне чәчәккә күмү өчен 18 миллион сум акча бирелгән
    Яшел Үзән урамнарын яшелләндерүгә район бюджетыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Чәчәкләрне утыртырга кече архитектура формалары сатып алмакчылар быел. Алар шәһәрне үзенчәлекле итеп бизәп торачак. Тагын бер яңалык - парк зонасына 21 скульптура сатып алу өчен аукцион документациясе әзерләнә.
    597
    0
    0
  • 14 май 2014 - 09:54
    Яшел Үзәндә лифтлар төзеклегенә игътибар бирелә
    Язгы-җәйге чорда шәһәрдә күпкатлы 12 йортта комплекслы ремонт эшләре алып барылачак. Шулай ук 2 йортта лифтны алмаштыру, тагын 1 йортта лифт һәм түбәне ремонтлау күздә тотыла. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга 188 миллион сум акча каралган. Шул исәптән шәһәрдә - 144 миллион сум. Подрядчылары сайланган инде, бүген-иртәгә эш башланырга тора.
    516
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 10:12
    Яшел Үзәндә кесә караклары күбәйгән
    Эчке эшләр бүлегендә 2014 елның 3 аена йомгак ясалып, 472 җинаять теркәлүе билгеләнгән. Бу чорда юлбасарлык, ялганлау, икътисадый юнәлештәге җинаятьләр кимегән. Әмма наркотикларга бәйле җинаятьләр, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, талаулар һәм урлаулар ике тапкыр арткан. Кибетләрдән, складлардан урлауларның артуы да факт. Кесә караклары да шактый гына күбәйгән. Полиция хезмәткәрләре...
    582
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 06:26
    Яшел Үзән телевидениесендә яңа программа
    Бүген Яшел Үзән телевидениесенең татар телендә "Ачыктан-ачык сөйләшү" дигән тапшыруы эфирга чыга. Телевидениенең татар тапшырулары редакциясе журналистлары әзерләгән программада Яшел Үзән муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Тапшыру 19 сәгать 30 минутта башлана.
    491
    0
    0
  • 14 апрель 2014 - 09:06
    Яшел Үзән геройларына дан һәм хөрмәт
    9 Майда Җиңү көнендә Яшел Үзәннең Җиңү паркында Советлар Союзы Герое Николай Алтынов барельефы куелачак. Алтынов фронтка 1942 елда алына. Танкында дошман көчләренә каршы сугышып, дүрт йөз километрдан артык юл үтә. 1945 елның 24 мартында старшина Алтыновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм ул "Алтын йолдыз" медале һәм Ленин ордены...
    559
    0
    0
  • 11 апрель 2014 - 05:43
    Алкоголь инспекциясе җитәкчесе кабул итә
    Агымдагы елның 15 апрелендә көндезге сәгать 10да Васильевоның Свобода урамындагы 1нче йортта урнашкан башкарма комитет бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов бистә халкын видео режимда кабул итә. Җитәкчегә гражданнар алкоголь инспекциясе компетенциясенә кергән бөтен сорауларны бирә алалар. Аерым алганда, алар спиртлы эчемлекләрнең әйләнешенә һәм кулланучылар хокукын...
    498
    0
    0
  • 21 март 2014 - 06:06
    Сайлаучылар белән очрашу
    26 мартта «Родина» мәдәният сарае­ның Зәңгәр залында ТР Дәүләт Советы депутаты В.Кострин сайлау­чылар белән хисап җыелышы үткәрә. Очрашуда РФ Думасы депутатлары да катнашыр дип көтелә.
    536
    0
    0
  • 25 февраль 2014 - 09:46
    Яшел Үзән предприятиеләренә эшче кадрлар җитешми
    Шәһәр һәм район предприятиеләренә бүгенге көндә 244 эшче таләп ителә. Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда предприятиеләргә 40 меник-җыю эшләре слесаре, 25 токарь, 21 слесарь- ремонтчы, 21 электр белән эретеп ябыштыручы, 15 судноларның тимер корпусларын җыючы, 15 рубщик, 15 электромонтер, 9 фрезеровщик, 8 слесарь, 6 көйләүче,...
    496
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 09:25
    Обсерваториядә кышкы уеннар күңелле үтте
    Милләтнең сәламәтлеге турында кайгырту - җирле депутатларның эше генә түгел,  дәүләт җитәкчеләре дә бу хакта уйланырга тиеш. "Саулык - зур байлык", "Сәламәт тәндә  сәламәт акыл" кебек халык мәкаль-әйтемнәрен искә алсак, бу сүзләрдә чын хакыйкать  ятканына ышанасың. Балаларның сәламәтлеге күпләрне борчый, чөнки аларның заман  техникасы (телефон, ноутбук һ.б.) белән сәгатьләр буе ...
    633
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 09:19
    Яшел Үзән заводында яңа корабка нигез салына
    26 февральдә Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында Себер проект-конструкторлык бюросы проектлаган 22160 проектындагы патруль іорабына нигез салу тантанасы була. Әлеге заманча кораб территориаль суларны саклау, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисади зоналарны патрульләү, контрабанда һәм пиратларны ачыклау, диңгез бәла-казаларында зыян күрүчеләргә ярдәм итү, әйләнә-тирәне экологик яктан тикшерү өчен билгеләнгән....
    511
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 08:46
    Транспорт картасы белән йөрү отышлы булачак
    ЯҮМР финанс эшләре буенча даими комиссия әгъзалары, ял һәм бәйрәм алды дип тормыйча, чираттагы утырышка җыелды - халык мәнфәгатьләрен кайгырту төп эшләре шул. Ә тикшереләсе мәсьәлә үтә дә җитди - автобусларда йөрү бәясен күтәрү. Яшел Үзән автотранспорт предприятие җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны тиешле...
    984
    0
    0
  • 24 февраль 2014 - 08:37
    Яңа балалар бакчасы төзелә
    Мирный бистәсендә яңа балалар бакчасы төзелә башлады. Яңа балалар бакчасы социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлар янында урнашкан. 600 урынга исәпләнгән балалар бакчасы шушы елның 1 сентябренә ачылачак.
    642
    0
    0
  • 18 февраль 2014 - 06:25
    ”Майский” агрокомбинаты артык энергияне сата башлады
    "Майский" комбинатының энергия үзәгеннән "Челтәр компаниясе"нең бүлү челтәрләре егәрлек ала башлады. Әлеге вакыйга Татарстан энергосистемасы өчен зур әһәмияткә ия. "Майский" энергия үзәге - заманча мини җылылык электр станциясе. Ул теплица комбинаты өчен төп энергия чыганагы. 2011 елда энергия системасы чыгымнарын киметү максатында төзелгән булган. Шуннан бирле теплицада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешкә...
    545
    0
    0
  • 10 февраль 2014 - 07:32
    Яшел Үзәндә яңа җитәкчеләр
    "Яшел Үзән шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү департаменты" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп Руслан Бариев билгеләнде. Татарстан республикасы финанс министрлыгы Казначылык департаментының Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориаль бүлеге җитәкчесе итеп Светлана Кадыйрова билгеләнде. "Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының төзелеш һәм инфраструктура департаменты" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп Аида Шәрифҗанова...
    1103
    0
    0
  • 7 февраль 2014 - 11:58
    Мәскәүдән – бронза медаль белән
    Яшел Үзәннең 4нче мәктәп укучысы Руслан Әширов Мәскәүдән бронза медаль алып кайтты. Бокс белән шөгыльләнүче Руслан Мәскәүдә узган Россия Федерациясе Коралла Көчләре беренчелегендә катнашкан иде. Яшүсмер егетнең тренеры Әнвәр Ильмухин.
    554
    0
    0
Реклама