Яшел Үзән

Гыйбрәт булсын рубрикасы буенча яңалыклар

  • 16 март 2015 - 10:02
    Яшисе дә, яшисе иде әле
    Казандагы иң эре базарларның берсе "Адмирал" яну күпләргә матди зыян гына салмады. Иң кызганычы бу фаҗигадә бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелү.
    402
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2015 - 16:49
    Хатыны иренә пычак кадаган
    8 гыйнварда беркайдада эшләмәүче 45 яшьлек яшел үзәнле үзенең өендә 48 яшьлек иренә пычак кадаган. Бу фаҗига бергә эчкәч кычкан ызгыштан соң булган. Хатын тоткарланган.
    335
    0
    0
  • 18 декабрь 2014 - 09:00
    Маңгайга-маңгай бәрелешкәннәр
    Йошкар-Ола - Яшел Үзән - Күлбаш юлында «ВАЗ-21144» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «Daewoo Nexia» белөн бәрелешкән. «ВАЗ»ның - йөртүчесе, «Daewoo Nexia»ның пассажиры зыян күргән. http://z22.d.sdska.ru/2-z22-1fe43f15-d543-4a63-839e-b0f42b3b5481.jpg
    616
    0
    0
  • 15 декабрь 2014 - 12:17
    Яшел Үзәндә автобус йөртүче юл тизлеген арттырган
    Сафоново - Помар юлында "Хюндай" автобусын йөртүче 35 яшьлек ир юл тизлеген арттырган һәм дистанция сакламаган. Нәтиҗәдә "ВАЗ-21140" автомобиле белән бәрелешеп, икесе дә юл кырыена төшеп киткән. Баш мие селкенгән ике автобус пассажирының берсен Яшел Үзән дәваханәсенә, икенчесесен РКБга җибәргәннәр.
    345
    0
    0
  • 15 декабрь 2014 - 10:38
    Тагын юл корбаны
    9 декабрьдә төн уртасында Йошкар-Ола-Яшел Үзән-Казан юлында «Шевроле-Круз» автомобилен йөртүче Әйшәдә яшәүче 26 яшьлек егет руль артына исерек килеш утырып, йөрү тизлеген арттырган һәм каршыдан килүче «МАЗ-64229» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Шевроле-Круз» автомобиленең пассажиры - 23 яшьлек егетнең гомере шул урында ук өзелгән. http://www.tsn-tv.ru/data/images/50bb2ccc287b59.32394556.jpg
    0
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 07:42
    Туганнар йодрык белән аңлашкан
    Баш мие селкенгән унбиш яшьлек кызны травмпунктка китергәннәр. Фрунзе урамында яшәүче зыян күрүченең сүзләренә караганда, аны әтисе кыйнаган. Ә 45 яшьлек ирне улы кыйнаган. Аның баш мие селкенгән.
    293
    0
    0
  • 12 декабрь 2014 - 05:43
    Фаҗигане тузган электр чыбыклары чыгара
    Без бәла-казасыз яшәргә теләсәк тә, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Янгыннар һәм ДТПлар чыгып, кызганычка, корбаннар да булып тора. Күбесендә үзебезнең ваемсызлык гаепле. Яшел Үзән районындагы соңгы вакыйгаларны гына да искә алу җитә. Ничәмә-ничә кешенең гомере янгын чыгып өзелсә, юл фаҗигаләре корбаннары да җитәрлек. Кирәк бит, кирәкмәгән җирдә машина белән...
    403
    0
    0
  • 11 декабрь 2014 - 13:31
    Күршеләре сизгер булган
    Шәһәрнең Малая Красная урамындагы йорт фатирында янгын 56 яшьлек ирнең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан. Диванга зыян килгән. Янгын чыгаручының үзен дәваханәгә озатканнар.
    350
    0
    0
  • 10 декабрь 2014 - 08:44
    Норлаттта өч янгында биш кеше үлгән
    Биш янгын һәм өчесендә кешеләр үлеме - бу Норлат авылының фаҗигале статистикасы. Беренче очракта өендә бикләп калдырылган инвалид ир һәлак булса, дүрт айдан соң тагын янгын. Анда ике баланың гомере өзелде. Һәм соңгысы - агач йорт янып, ике кеше үлде. Алдагы икесендә бәла электр үткәргечендәге кыска ялганыштан, калганнары исерек хәлдә...
    362
    0
    0
  • 12 ноябрь 2014 - 10:54
    Аракы акылын томалаган
    Кече Шырдан авылында яшәүче 52 яшьлек М., акылы томаланып, улының күкрәгенә пычак кадаган иде. Берни белми йоклап яткан егет көчкә үлемнән калды. Җинаятьче барысын да таныды һәм бик үкенә. Хәзер тикшерү эшләре төгәлләнде һәм эш судка җибәрелде. Прокуратура бу ирне ирегеннән мәхрүм итүне сорый.
    391
    0
    0
  • 18 июль 2014 - 12:10
    Наркосимволика тыелган!
    Яшел Үзән шәһәрендә бер сәүдәгәр ханымга, наркотик матдәләрне пропагандалаган һәм законсыз рекламалаган өчен, 40 мең сум штраф салынды. Наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге Яшел Үзән кием базарында «Рек­лама» дип аталган махсус чара үткәрә һәм данлыклы растаман (марихуана куллану темасына нигезләнгән субкультура) Боб Марли, киндер яфраклары төшкән һәм инглиз телендә язылган...
    506
    0
    0
  • 20 март 2014 - 09:30
    Яшел Үзәндә “Условник” операциясе бара
    17 марттан 24 мартка кадәр җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Условник" (шартлы рәвештә хөкем ителүче) оператив-профилактика операциясе уздыра. Операция барышында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр тикшерелә. Хөкем карарын бозучылар булса, аларның материаллары яңадан судка җибәрелә. Тикшерүчеләр алкоголикларны, наркоманнарны, социаль яктан куркыныч психик авыруларны да күздән ычкындырмый. Хокук...
    423
    0
    0
  • 20 март 2014 - 06:12
    Куркынычсызлык каешын эләктергән югыйсә (+фотолар)
    Кичә Сафоново-Помар юлында 58 яшьлек Звениговода яшәүче ир Шевроле-Нива машинасын каршы якка чыгарып, прицеплы КамАЗга килеп бәрелә. Шундый каты бәрелүдән, КамАЗ әйләнеп китә һәм прицепы белән юлдан баручы БМВ Х5 машинасына килеп бәрелә. Юл һәлакәтендә җәрәхәтләнгән Шеврое-Нива хуҗасы вакыйга булган урында үлә. Куркынычсызлык каешын эләктергән булса да, аны саксызлыгы харап...
    362
    0
    0
  • 19 март 2014 - 08:54
    Яшел Үзәндә ел башыннан законсыз тугыз уен салоны ябылган
    Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре көн саен легаль булмаган уен салоннарын ачыклау буенча оператив-эзләнү һәм профилактика чаралары уздыра. Компьютер салоннары җитәкчеләре белән әңгәмәләр дә оштырыла, кисәтелә. Шулай булса да, уен бизнесын оештыручыларны штрафлар да, бернәрсә дә куркытмый. Хәтта җиһазлары конфискацияләнеп тә, үз эшчәнлекләрен аларның туктатасы килми. Менә шулай К.Маркс урамындагы уен...
    344
    0
    0
  • 11 февраль 2014 - 05:28
    Яшел Үзәндә беркатлылар һич кимеми
    Әйтеп торасың, яза торасың, әмма яшел үзәнлеләр арасында тиз ышанучылар кимеми. Васильево бистәсенең Островский урамында яшәүче пенсионерга кәрәзле телефоннан алдап шалтыраталар. Әлеге апа, ялганга ышанып, тиз генә "Эссен" кибетендә урнашкан терминалга чаба һәм шуның аша күрсәтелгән абонентларга 12400 сум акча сала. фото http://news.siteua.org/Экономика_и_Финансы/496363/Ученик_крал_деньги_с_чужой_банковской_карты_через_мобильникnews.siteua.org
    413
    0
    0
Реклама