Яшел Үзән

Фирүзә рубрикасы буенча яңалыклар

  • 14 июнь 2013 - 12:16
    Мулла килене
    - Болай көтеп кенә җатарга җарамай. Хәзер заманасы башка, дуктырга күрен, берәр киңәш бирер, дәваланырсың. Белмәем инде, нилектән болай булганын аңламассың... Җугыйсә бәләкәйдән таза булып үстең, чирләгәнеңне дә хәтерләмәем. Нәселдә баласыз кеше җук. Ижауга кайткач, әнисенең киңәшен тотып, беркемгә дә әйтмичә, Маһинур докторга күренде. - Матурым, синең бер авыруың да...
    0
    0
    0
  • 7 июнь 2013 - 12:32
    Мулла килене
    Җыелышып, леспромхоз хуҗаларына бардылар. Үтенечләрен тыңлагач, килешү төзеделәр. Миргаяз хәзрәтнең гаиләсе ихтирам яулаган, сыналган иде. Шул көннән башлап һәммәсенең дә эчләренә җылы йөгерде: алда ымсындырып торган ирек, төзеләчәк йортлар, корыласы оялар турындагы хыяллардан җаннары, күбәләктәй, талпынды... Биш ел эчендә гаиләдә үзгәрешләр булды: Зәйнәп абыстай белән Миргаяз хәзрәт күзгә күренеп олыгайдылар;...
    0
    0
    0
  • 3 июнь 2013 - 11:24
    Мулла килене
    Лампа яктысында Зәйнәп йон җегерләп, улларына, Миргаяз хәзрәткә җылы оекбашлар бәйләде. «Башыңа төшсә, башмакчы булырсың» дип, бабайлар белеп тә әйткәннәр инде! Миргаязныкылар эштән соң, кешеләрдән күрмәкче, кул эше белән шөгыльләнделәр: хәзер әнкәләренең уклавы да, куна тактасы да, хәтта җилпучы да бар. Кече улы Мирфәез, сырлап-чәчәкләп, кечкенә генә сандык та ясап...
    0
    0
    0
  • 31 май 2013 - 07:09
    Мулла килене
    Бу гаиләнең ишлелегенә, тәрбиялелегенә Маһинурның исе китте. Өлкәннәре Мирхафиз белән Искәндәрнең хатыннары, кызлары шәригать кушканча киенгәннәр, үзләрен бик тыйнак тоталар. Яңа гаиләсе Көнкүрмеш халкыннан нык аерылып торганын, аның үзенә дә күп нәрсәне өйрәнергә кирәк булачагын аңлады ул. Каенанасы белән каенатасы берничә буын мулла нәселеннән булып, балаларын да шул хакыйкатькә инандырып...
    0
    0
    0
  • 24 май 2013 - 12:09
    Мулла килене
    Зур калалардан, олы юллардан бик еракта, калкулыклар ышыгында, урманнар уртасында утырган Көнкүрмешкә көз килде. Иртә яздан бирле баш калкытмый җирдә эшләгән авыл халкы, ниһаять, билен язды. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр тир түгеп алган нигъмәтләрне, шөкер итеп, кышка хәзерләде. Мең тугыз йөз утыз җиденче елның уңышы алдагы корылыктан, кытлыктан соң мул...
    2559
    1
    1
  • 24 май 2013 - 11:14
    Ач, шигърият, серләреңне...
    Әниемә Озак вакыт кайтмадым шул, әни, Тормыш мәшәкатьләре иңемдә. Синнән еракларда яшәсәм дә, Сине тоям һәрбер эшемдә. Күз алдымда ак яулыгың бәйләп, Йон эрләгән җитез кулларың. Яннарыңда бөтерелеп йөргән Без - биш балаң - кыз һәм улларың. Еллар үтте, син дә картайдың инде, Сагынасыңдыр, әни, безне дә. Бик күп кыенлыклар,...
    71
    0
    0
  • 22 май 2013 - 09:29
    Әҗер яки Зәкиябану
    «Ник юк икән бу акчарлаклар? Килгәннәрдер, бу көнгә калмаганнардыр». Зәкиябануның күңелен борчу алды. Балачакларыннан ук килгән хатирәләре кабат-кабат кайтып бимазалый иде аны. «...Әтиләре яу кырында ятып калды. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә дүрт кыз бала. Төпчекләре Зәкиябануга ул чак биш кенә яшь иде. Әле дә ярый авылга урман якын булды. Ул ашатты,...
    0
    0
    0
  • 17 май 2013 - 11:56
    Әҗер яки Зәкиябану
    Зәкиябану акрын гына яткан урыныннан торды. Тәрәзә пәрдәләрен ачып куеп, тышны күзәтте. Күзләрне камаштырырлык чатнаган кояшлы көн, урамда яз хакимлек итә. Башта уң якка, аннан сулга карап алды. Анда бер малай капкага якынлашып килә иде. Эчкә баткан күзләрен зур итеп ачып, керүчене танырга тырышты. Оныгы икән бит, ләбаса, олы итекләр...
    488
    0
    0
  • 17 май 2013 - 11:47
    Яшьлек ярлары
    Ана Аю тау-ташлар арасында, куе урманнар эчендә бик озак адашып йөргән, шушы вакыт эчендә аның Малае Аркад үсеп буйга да җиткән, оста мәргән буларак танылып өлгергән. Көннәрдән бер көнне ау вакытында Аркад Зур Ана аюны күреп алган да, үтермәкче булып, коралын аңа каршы юнәлткән. Вакытында күреп өлгергән Зевс аларны йолдызлыкларга...
    0
    0
    0
  • 14 май 2013 - 11:48
    Яшьлек ярлары
    - Инсар, матурым, сиңа фәлсәфи трактат язарга вакыт түгелме икән, син шундый мавыктыргыч һәм ышандырып итеп сөйлисең, мин синең янәшәңдә үземне бик примитив җан, хәттә амёбадай җан иясе кебегрәк хис итә башладым бит әле, - диде аның сүзен бүлеп Әлбинә. Кочагына кереп сеңгән сөйгәненең сүзләренә игътибар итми генә Инсар сөйләде...
    0
    0
    0
  • 8 май 2013 - 11:17
    Яшьлек ярлары
    - Соң, ничек телең әйләнә шулай дип әйтергә, Хәдичә, ә, ике тапкыр ишекне ачып, хәлеңне белдем, ләбаса?! Кайчан гына килмим, һаман яшь киленчәктәй, шыр-ялангач калып ләүкәдә себерке белән үзеңне туныйдыр идең түгелме соң?! - Бәтәч, син идеңмени ул, Гөлбану, мин күземә әллә мунча иясе күренә микән дип чистый авыруга сабыштым....
    0
    0
    0
  • 8 май 2013 - 10:23
    Бөек Ватан сугышы – укучыларыбыз иҗатында
    Гомерем буе мин әтине эзлим Гомерем буе мин әтине эзлим Барлык почмагыннан дөньяның. Миллион-миллион кабер ташларыннан Исемнәрен тапмыйм мин аның. Мин әтине эзлим гомерем буе, Табарыма шундый ышанып. Син фанатик булма, диләр җилләр, Өметең өз, диләр, кызганып. Малайларча үзсүзлелек белән, Юатуга-нигә карамый, Мин әтине эзлим гомерем буе Төзәтергә йөрәк ярамны....
    626
    0
    0
  • 26 апрель 2013 - 09:35
    Ач, шигърият, серләреңне
    Әле дә сез бар, гүзәл затлар! «Яшел Үзән»не укучы хатын-кызларга багышлыйм. Нинди көчләр бүләк итеп безгә Биргән икән сезне бу җиргә?! Сезнең сылу каршыгызга килеп, Мәҗбүр без башны ияргә. Илаһи көч алып назыгыздан, Ашкынабыз биек үрләргә. Бары сезнең сөю куәт бирә Авырлыклар килсә, җиңәргә. Янәшәдә бары сез булганда, Йөрибез бит...
    1
    0
    0
  • 19 апрель 2013 - 12:00
    Яшьлек ярлары
    *** - Абау, бигрәк тә матур икән бит сезнең яклар?! Шундый матур җирдә шундый матур, акыллы, уңган егетләр тумыйча, кемнәр тусын соң инде, - дигәләп, Әлбинә, иркәләнә-иркәләнә, Инсарга сыенды. Ир янәшәсендә басып торган хатынны назлап кочагына алды. - Матур шул, ник матур булмасын ди ул әле безнең яклар?! Тикмәгә генә...
    0
    0
    0
  • 17 апрель 2013 - 11:27
    Яшьлек ярлары
    ...Инсар өчен иртәгә исә бик тә әһәмиятле, бик тә дулкынландыргыч көн. Туар таң аңа шушы көнгә тиклем яшәп тә, әле татып карамаган я газап, я шатлык китерәчәк. Аның ничек буласын ул әле үзе дә белми, тик күңеле белән аның хәлиткеч, киләчәге өчен я алга, я артка этәргеч булуын гына чамалый....
    0
    0
    0
Реклама