Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ЗУР ТАБЫНДА ОЧРАШУ

Борынгыдан килгән гадәт буенча безнең татар халкы җәй башында бәйрәмгә җыелып ала. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, авылда да иркен сулап куярга мөмкин бит. Тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, туган-тумачалар һәм таныш-белешләр белән очрашып иркенләп сөйләшеп утырырга җай чыга. Узган шимбә көнне Татар Әҗәле янындагы яшел болында дүрт авыл халкы җыелды. Карашәм,...

Борынгыдан килгән гадәт буенча безнең татар халкы җәй башында бәйрәмгә җыелып ала. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, авылда да иркен сулап куярга мөмкин бит. Тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, туган-тумачалар һәм таныш-белешләр белән очрашып иркенләп сөйләшеп утырырга җай чыга.

Узган шимбә көнне Татар Әҗәле янындагы яшел болында дүрт авыл халкы җыелды. Карашәм, Татар Наратлысы, Рус Әҗәле һәм Татар Әҗәле авылларының мөхтәрәм өлкәннәре бигрәк тә сөенеп килде мәйданга. Ике кул биреп күрешеп хәл-әхвәлләр белешкәч, табында утыргандай, иркенләп утырып сабантуй ярыш-уеннарын һәм көрәшне карадылар алар.
Билгеле, дәртле яшьләр тартышты мәйданда. Бигрәк тә милли көрәш киеренке барды. Алай да, Карашәм егете Илнур Фатыйховның өстенлеге шактый тиз ачыкланды. Яшь булуына карамастан, Илнур үткән ел үзен күрсәтеп өлгергән иде инде. Менә быел да ул Сабантуй тәкәсен күтәреп киң җилкәсенә салды. Ә икенче-өченче урыннар өчен Илдар Хәсәнов белән Адел Алиев көрәште. Шактый озак тартышты егетләр. Ниһаять, мәхкамә, урынны очко буенча билгеләп, Илдар Хәсәнов - II, Адел Алиев III урынга чыкты дип белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина җыенга килгән халыкка рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X