Яшел Үзән

Яшьләр СПИДка каршы!

Кышның беренче көне яшел үзәнлеләр өчен вакыйгаларга бай булды. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалы волонтерлары «Ледокол» спорт комплексы белән берлектә Бөтендөнья ретровирус иммун авыруына каршы көрәш көне кысасында «Яшьләр СПИДка каршы!» акциясен оештырды. Киң җәмәгатьчелек игътибарын СПИДка каршы көрәш проблемасына җәлеп итү өчен, активистлар лояль һәм шул...

Кышның беренче көне яшел үзәнлеләр өчен вакыйгаларга бай булды. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яшел Үзән филиалы волонтерлары «Ледокол» спорт комплексы белән берлектә Бөтендөнья ретровирус иммун авыруына каршы көрәш көне кысасында «Яшьләр СПИДка каршы!» акциясен оештырды.
Киң җәмәгатьчелек игътибарын СПИДка каршы көрәш проблемасына җәлеп итү өчен, активистлар лояль һәм шул ук вакытта һәркемгә тәэсир итә алырлык вариантны уйлап тапкан. Төрле лозунглар белән уза торган митинг урынына Боз сарае катогында конкурслар, концерт номерлары кертелгән бушлай күңел ачу программасы күрсәтелде. Катокка килүчеләрнең һәркайсына сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм СПИДка каршы көрәш символы - кызыл тасмалар бәйләнде. Тасмалар белән бергә ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат кертелгән листовкалар да тараттылар. Шулай ук теләгән һәр кешегә бушлай һәм аноним рәвештә кан анализы тапшыру мөмкинлеге бирелде.
Акция бер генә сәгать барса да, шул вакыт эчендә институт волонтерлары 90 кешене мәгълүматлы итә алды.
«Ледокол» боз сарае, СПИД һәм медицина профилактикасы үзәге бу акцияне бергә беренче тапкыр уздыра һәм аның традициягә әйләнәчәгенә ышаныч бар.
Акция активистлары шундый гади юл белән дә бер-берсенә сәламәтлектән дә мөһимрәк бернәрсә була алмавын тагын бер кат исбатлап күрсәтә алды. Яшьлек - ул зур мөмкинлекләр чоры гына түгел, ә һәр кылган гамәлеңә җавап бирә торган вакыт та әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: