Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Янгын корбаннары арта

Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны янгын корбаннары артуга бәйле борчуын белдерә. Соңгы айда гына да өч янгында 4 кеше һәлак булды. Соңгы очрак 26 ноябрьдә Рус-Мари Ковали авылында булды. Дача йорты тәрәзәсеннән чыккан төтенне күршеләре күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар килеп җиткәндә йортны ут ялмап алган була. Йортта кеше булуын...

Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны янгын корбаннары артуга бәйле борчуын белдерә. Соңгы айда гына да өч янгында 4 кеше һәлак булды.
Соңгы очрак 26 ноябрьдә Рус-Мари Ковали авылында булды. Дача йорты тәрәзәсеннән чыккан төтенне күршеләре күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар килеп җиткәндә йортны ут ялмап алган була. Йортта кеше булуын кисәтсәләр дә, эчкә керү мөмкин булмый. Күршеләре сүзләренә караганда, 22 яшьлек егет беркайда да эшләмәгән һәм йортта берүзе яшәгән, еш кына спиртлы эчемлек кулланган, үзен тәртипсез тоткан. Фаҗига чыгар алдыннан ашыгыч психологик ярдәм дә чакыртылган булган әле. Күршеләре әйтүенчә, соңгы вакытта ул йортка һәм үзенә ут төртеп яндырам дип әйтә торган булган. Аның үз сүзендә торган булуы ихтимал. Янгын буласы көнне ул чираттагы тапкыр эчеп, ишекне эчтән бикләгән дә ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр аның янган гәүдәсен бер бүлмәдән табып ала. Дача йортының 80 квадрат метрына зыян килгән.
Икенче янгын 29 ноябрьдә Васильевода чыга. Тиз арада фаҗига урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр төтен тулган фатирның берсеннән хуҗабикә белән аның исерек кунагын алып чыга. Йортта яшәүчеләр янгынны үзләре сүндерергә маташып карый, әмма шул вакытта алар төтеннән тончыгырга мөмкин булуларын оныта. Янгын сүндерүчеләр кешеләрне тиз арада урамга чыгара һәм янгынны минут эчендә сүндерә. Бу янгынның шушы йортта яшәүчеләрнең берсенең сүндерергә оныткан тәмәке төпчегеннән чыккан булуы ихтимал.
Резидә Йосыпова,
8нче ОФПСның матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев