Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Васильевода җыен узды

Васильево - районыбызда иң зур торак пунктларның берсе. -17 мең кеше бүген Татарстанның кайбер мөстәкыйль районында да яшәми, - диде район башлыгы Александр Тыгин җыелышта чыгыш ясаганда. Дөрестән дә, Васильево кечкенә шәһәрне хәтерләтә, ә җәй көне монда халык саны бермә бер арта. - Бары тик 45 миллионга якын бюджеты булган...

Васильево - районыбызда иң зур торак пунктларның берсе.
-17 мең кеше бүген Татарстанның кайбер мөстәкыйль районында да яшәми, - диде район башлыгы Александр Тыгин җыелышта чыгыш ясаганда. Дөрестән дә, Васильево кечкенә шәһәрне хәтерләтә, ә җәй көне монда халык саны бермә бер арта.
- Бары тик 45 миллионга якын бюджеты булган Васильево муниципаль берәмлегенә бөтен хуҗалыкны тәртиптә тоту бик авырга туры килә, - дип сөйли Васильево бистәсе муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Дашевская. Шулай да тәртиптә тотарга тырышалар. Юллар да салганнар, вакытында чүп чыгарырга тырышалар. Бүген монда халык барлык күрсәткән хезмәтләргә 100 процент түли. Дөрес, алдагы елларда түләмәгән бурыч быелгы елда җәй көне кайнар су булыр дигән ышанычны киметә. Шулай да монда халык бик бердәм. Моны район башлыгы А.Тыгин да билгеләде. «Васильево да яшәүче һәр кеше монда патриотка әйләнә», -диде ул .
Җыелышка күбесе шәхси мәнфәгатьләр белән түгел, бөтен бер бистәнең тормышын кайгыртып килгәннәр иде. Мәсәлән, музыка мәктәбенең язмышы, китапханәнең яшәргә урыны булмавы, балалар бакчасында урын җитешмәү - барысы да уртага салып сөйләшенде, хәл итеп булганнарын шунда ук хәл иттеләр, булмастайларын, протоколга язып, алга таба эш планы төзегәндә файдаланачакларын әйттеләр.
Васильеволар бистә проблемасына битараф түгеллекләрен зал тутырып килүләре белән дә расладылар. Һәр кеше туган җире өчен йөрәге әрнеп сөйли, булсын иде дип. Тагын бер күңелләрен борчыган мәсьәлә ул да булса - җирле телевидениене һәр өйдә карап булмавы. Район тормышыннан артта калабыз бит, дип аңлата алар. Александр Васильевич җирле тапшырулар бары тик кабельле телевидениедә гына баруын, элеккечә антенна белән кабул итеп булмаячагын аңлатты. Теләге булган кешеләр, кабельле телевидениегә тоташып, рәхәтләнеп карый алалар. Чөнки элеккегечә антенналы кабул итү алга таба бөтенләй бетәчәк, барлык кешеләр дә цифрлы һәм кабельле телевидениегә күчәчәк.
Васильеволарның дәваханәгә бөтенләй дәгъвалары юк, иң мөһиме, табиблар авырулар белән бик җылы аралашалар икән. Моны муниципаль район башлыгы да билгеләп үтте.
Ел ахырында А.Шмуклерман бистә башлыгы булудан азат ителде. Әлегә башлык вазифаларын Васильево пыяла заводы җитәкчесе Олег Антонов башкара. Кемне башлык итеп куюны бистәнең 15 депутаты хәл итәчәк - үз араларыннан сайлап куячаклар.
И.Илгиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев