Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Васильевода ташуга әзерләнәләр

Республиканың гидрометеорология идарәсе белгечләре быел язны тыныч булыр дип фаразлый. Синоптиклар күзәтүенчә, елгаларда су биеклеге критик ноктага җитмәячәк. Әгәр һава температурасы кинәт күтәрелмәсә, быелгы яз «сюрпризларсыз» гына узып китәр дип көтелә. Әмма, МЧС хезмәткәрләре су басу очракларына әзер торырга кирәк дип исәпли. Шушы көннәрдә Васильево бистәсендә су басу очраклары булганда...

Республиканың гидрометеорология идарәсе белгечләре быел язны тыныч булыр дип фаразлый.

Синоптиклар күзәтүенчә, елгаларда су биеклеге критик ноктага җитмәячәк. Әгәр һава температурасы кинәт күтәрелмәсә, быелгы яз «сюрпризларсыз» гына узып китәр дип көтелә. Әмма, МЧС хезмәткәрләре су басу очракларына әзер торырга кирәк дип исәпли. Шушы көннәрдә Васильево бистәсендә су басу очраклары булганда саклану алымнарын куллану буенча команда-штаб өйрәнүләре булды.
Анда шартлы гадәттән тыш хәлне юкка чыгаруда 32 берәмлек техника һәм янгын сагы бүлекчәләреннән 83 хезмәткәре катнашты. Болардан тыш, эвакуация комиссиясе зыян күргән халыкны вакытлыча урнаштыру, ашату пунктын тәртипкә китерде. Моның өчен 500 кеше сыйдырышлы Васильевоның 1нче кадет мәктәбе сайланган иде. Өйрәнүләрдән күренгәнчә, бөтен хезмәтләр дә куелган бурычны үтәде, гадәттән тыш хәлләргә әзер торуын күрсәтте.
Ташуга әзерлек чаралары башка торак пунктларда да үткәрелә. Гөбенә елгасы янындагы Татар Танае һәм Рус Әҗәле авыллары аерым контрольдә тора. Ел саен монда каналлар, суүткәргечләр, дамбалар чистартыла. Кирәк булганда елганың кайбер участокларында боз шартлатылачак.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев