Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

УРАККА ӘЗЕРЛЕК тикшерелде

Быелгы җәй авыл эшчәннәрен кискен сыный кебек. Явым-төшем булмыйча, көннәрнең коры торуы өстәмә кыенлыклар тудыра. Уракка иртәрәк төшәргә туры киләчәк, шуңа күрә урып-җыю техникасының бүгеннән әзер булуы мөһим. Комбайннар, ургычлар һәм башка техниканы урып-җыюга әзерләүне тизләтү максатыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 113/2 санлы махсус боерык чыгарды. Узган атна...


Быелгы җәй авыл эшчәннәрен кискен сыный кебек. Явым-төшем булмыйча, көннәрнең коры торуы өстәмә кыенлыклар тудыра. Уракка иртәрәк төшәргә туры киләчәк, шуңа күрә урып-җыю техникасының бүгеннән әзер булуы мөһим.

Комбайннар, ургычлар һәм башка техниканы урып-җыюга әзерләүне тизләтү максатыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 113/2 санлы махсус боерык чыгарды. Узган атна ахырында шул боерыкның үтәлеше тикшерелде. Безнең район хуҗалыкларында министр урынбасары Николай Якушкин җитәкчелегендәге комиссия булды.
Хуҗалыкның әзерлеге төрле яктан каралып, баллар белән бәяләнде. Иң күбе, билгеле, техника әзерлегенә игътибар ителде. Мисалга, комбайн төзек булса - 25 балл, аерым ургычка - 10 балл, тракторга 10 балл бирелде. Җәмгысы 100 балл тупларга мөмкин иде.
Хуҗалыклар арасында иң күп балл - 83 балл - җыеп, «Красный Восток»- Агро» акционерлык җәмгыяте I урынга чыкты. Аннан бер баллга калышып, «Тау Иле» хуҗалыгы II урынны яулады. III урынны яулаган «Авангард» хуҗалыгы 79 балл җыйды. Район буенча уртача күрсәткеч 77 баллга тиңләнде.
Җыеп кына әйткәндә, урып-җыюда иң кирәкле булган комбайн, ургыч, трактор һәм шул техникада эшләүче белгечләр эшкә әзер. Дәүләт комиссиясе хуҗалыкларны тикшергәндә вак-төяк кимчелекләр тапты. Аларны бетерү өчен хуҗалыкларга бер атна вакыт бирелде.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев