Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Уңай үзгәрешләр күп. Үсеш дәвам итә

2010 елның 10 октябрендә Сергей Батин рәсми рәвештә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы итеп сайланган иде. Менә бер ел вакыт узды. Шул уңайдан, ул Яшел Үзәннең гаммәви мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашып, бер елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә корган планнар белән уртаклашты. «БУРЫЧ КУЕЛГАН, ҮТӘҮ - БЕЗДӘН» Беренче...

2010 елның 10 октябрендә Сергей Батин рәсми рәвештә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы итеп сайланган иде. Менә бер ел вакыт узды. Шул уңайдан, ул Яшел Үзәннең гаммәви мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашып, бер елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә корган планнар белән уртаклашты.

«БУРЫЧ КУЕЛГАН, ҮТӘҮ - БЕЗДӘН»
Беренче үсеш ноктасы - Осиново авыл җирлеге. Соңгы вакытта биредә уңай үзгәрешләр байтак. Федераль программа нигезендә төзелеп файдалануга тапшырылган йортларда яшел үзәннекеләр генә түгел, республиканың Бөек Ватан сугышы ветераннары да торак шартларын яхшырта. Бу юнәлештә эш күләме искиткеч зур һәм ул дәвам итә. «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ бер ветеран да тораксыз калмаячак. Алга куелган бурычны үтибез һәм үтәргә тырышачакбыз», - дип билгели башлык. Болардан тыш, балалар бакчасы, зур сәүдә үзәге төзелешләре дә Осиновоның заман белән бергә атлавын күрсәтә. «Балалар бакчасы быел ук ачылган булса, тагын да әйбәт булыр иде. Әмма ул озакка сузылган төзелеш түгел, файдалануга 2012 елда тапшырылачак».
Октябрьский авыл җирлегендә Идел буе федераль университетының мөһим объекты - планетарийга нигез ташы салыну Яшел Үзән һәм, гомумән, ил өчен дә бик зур вакыйга. Бу территориядәге «Марс» күмәк фермер хуҗалыгының җитештерүчәнлеге арта. Биредә күркә үрчетеп, диетик ит продукциясе җитештерелә һәм дөнья базарында югары бәяләнә.
С.Батин районда республика президенты катнашында тагын бер мөһим объект - төзекләндерелгән «М-7» автомобиль трассасы (Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының Залесный - Сафоново участогы) ачылуны билгеләп узды. Озак көтелгән бу юлның өстенлеген күпләр бәяләде инде. Аның өчен федераль бюджеттан 1 миллиард 150 миллион сум акча күчерелгән. Яңа Тура авылы янында төзелүче объект та грандиозлыгы белән аерылып торачак. Анда инде эшләр башланган. Бу технополис өчен инвесторлар башта 75 гектар җир алган булса, хәзер аларга кимендә 120 гектар таләп ителә. Бүгенге көндә бу мәйданны киңәйтү мәсьәләсе хәл ителә, ягъни 40 гектарын Казаннан сорарга туры киләчәк. Әлеге сәүдә үзәгендә 30 меңнән артык кешегә эш урыннары булып, Яшел Үзән районы һәм шәһәре үсешендә уңай чагылыш табачак.
Язманы тулысынча "Яшел Үзән" газетасының 14 октябрь, 91нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250