Яшел Үзән

Төрле якка тартып, кузгалырмы йөк?!

Муниципаль район башлыгы Сергей Батин, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин, аның урынбасарлары ноябрь аенда шәһәр һәм район халкы белән очрашты. Шундый очрашу Күгәйдә дә узды. Иртәрәк чыгып китсәм дә, кышкы юлда барыбер әкрен барыла, өлгермим ахыры, дип борчылып барырга туры килде. Инде башлангандыр, мәдәният йорты халык белән шыгрым тулыдыр дип,...

Муниципаль район башлыгы Сергей Батин, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин, аның урынбасарлары ноябрь аенда шәһәр һәм район халкы белән очрашты. Шундый очрашу Күгәйдә дә узды.

Иртәрәк чыгып китсәм дә, кышкы юлда барыбер әкрен барыла, өлгермим ахыры, дип борчылып барырга туры килде.
Инде башлангандыр, мәдәният йорты халык белән шыгрым тулыдыр дип, чабып-пешеп килеп кергәндә ике-өч бөртек кеше күреп, бик гаҗәпкә калдым.
Ничектер, күгәйлеләргә хас булмаганча, бик сүлпән җыелды авыл халкы. Сәгать 1гә дип билгеләнгән җыелыш егерме-егерме биш кеше белән сәгать ике тулганда гына башланып китте.
Иң беренче булып, җир мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Сергей Батин бу проблема белән күптән таныш булуын, әлегә, суд тикшерүе төгәлләнмичә, бу турыда бер фикер дә әйтеп булмавын искәртте.
Сергей Батин, сорауларга җавап биргәннән соң, мондагы фермаларны үз күзләре белән күреп чыгарга дип, фермаларга юл тотты. Җыелышны район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин дәвам итте.
Юллар турында - инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Эдуард Саматов, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге турында - районның баш табибы Илгиз һидиятов, мәктәпләрнең бүгенге хәле турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова халыкка шушы елның 10 аенда нәрсәләр эшләнгәнен, алга таба нәрсәләр эшләнәчәген бәйнә-бәйнә аңлаттылар.
Авыл халкының район җитәкчелегенә әйтәсе сүзе күп җыелган. Ләкин, нишләптер, җир турында, Варис Әдиятуллиннан һәм тагын бер ападан кала, үз сүзен басып әйтергә теләүчеләр күренмәде. Ләкин арттан, урыннан кычкырып утыручылар мондый югарылыкта үткән җыелышны бер дә бизәми. Бу җыелышларда сорауларны, проблемаларны алдан әзерләп куеп, кыска һәм төгәл сораулар бирү мәслихәт. Чөнки мондый җыелышларга җитәкчеләр үзләре килергә тырыша, шуңа күрә авыл халкына да ничек тә күбрәк ике якка да файда килерлек итеп сораулар бирү кирәк. Ә төрлечә кычкырып утырып, уртак фикергә килүе, ай-һай, авыр.
Бергәлектә - көч, ләкин җитәкчеләр - бер якка, халык икенче якка тартылсак, мәгълүм мәсәлдәгечә, арба бер якка да кузгалмаячак. Бәлки, арбаның алдына чыгарга вакыт җиткәндер?!
Илдар ГАБИДУЛЛИН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: