Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Тәрбия бакчадан башлана

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак - шәхес формалашуда иң мөһим этапларның берсе, баланың үзен чолгап алган тирәлектә ориентлаша алуы бәяләп бетергесез байлык. Бу чорда мөгаллимнәрнең бурычы - балаларда табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә, үзенә һәм бүтәннәргә җылы, йомшак мөнәсәбәт тәрбияләү ул. 7нче «Чебурашка» мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе 2011 елда «Эко мәктәп/Яшел флаг» Халыкара программага...

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак - шәхес формалашуда иң мөһим этапларның берсе, баланың үзен чолгап алган тирәлектә ориентлаша алуы бәяләп бетергесез байлык. Бу чорда мөгаллимнәрнең бурычы - балаларда табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә, үзенә һәм бүтәннәргә җылы, йомшак мөнәсәбәт тәрбияләү ул.

7нче «Чебурашка» мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе 2011 елда «Эко мәктәп/Яшел флаг» Халыкара программага кергән иде. Яшел Үзән шәһәрендә экологик хәлне һәм бу өлкәдәге проблемалар турындагы материалларны өйрәнеп, хәзерге моментта шәһәрдә нинди экологик проблемаларның бигрәк тә кискен торуы хакында ата-аналар һәм җәмәгатьчелек арасында сораштыру үткәрдек. Мөгаллимнәр, социологик сораштыру мәгълүматларын эшкәртеп, шундый нәтиҗәгә килде: җәмәгатьчелек фикере буенча, автомобиль транспорты һәм аның инфраструктурасы тирә-юньне пычратучы төп чыганак булып тора. Балалар бакчасы коллективы «Автотранспортның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы» дигән теманы сайлап алды. Совет составына балалар бакчасы мөдире Н.Чулкова һәм өлкән тәрбияче Е.Яшина җитәкчелегендә балалар бакчасында экологик тәрбия буенча тирәнтен эшләүче педагоглар - Г.Абушахманова, Н.Федотова, И.Мельникова, Л.Давыдова, М.Лузина, шулай ук бакчада табигатьне саклауны оештыруда актив эшләүче әти-әниләр - Н.Бухрякова, Е.Бикмуллина, С.Солтанкулова керде. Совет 2011-2012 уку елына эш темаларын һәм планын төзеде. «Һава», «Транспорт», «Урамга таралучы газлар ничек хасил була?» дигән темаларга әңгәмәләр һәм шуңа ярашлы чаралар үткәрелде.
Экологик хәлне, территориянең пычрануын тикшерү максатыннан, якындагы автобус тукталышына һәм урманга, шулай ук транспорттан бүленеп чыга торган газларны күзәтү һәм ачыклау максаты белән, машиналарга техник хезмәт күрсәтү пунктына да экскурсия ясадык. Автотранспорттан әйләнә-тирәгә бүленеп чыга торган газларның йогынтысы турында сөйләдек балаларга. «Үз агачыңны утырт», «Чиста һава» экологик акцияләрендә дә барыбыз бергәләп катнаштык.
Балалар бакчасы коллективы алга таба да «Эко мәктәп/Яшел флаг» Халыкара программада катнашырга дигән уй-ният белән яши һәм ошбу программа белән кызыксынган кешеләрне бу кызыклы һәм файдалы эштә катнашырга чакыра.
Рәшидә Гаязетдинова,
7нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев